Пирамида залында “Болгар радиосы” XI Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы гөрләде.
Тамаша ике бүлектән торды. Быел “Болгар радиосы”нда җитәкчеләр алышынды, шуңа күрә тамашага зур өметләр баглап килдек.
Миллилек - телдә, киемдә, рухта һәм Милли премиядә
Премиянең алыштыргысыз алып баручысы Илфар Кәримов хәзер “Болгар радиосы”нда җитәкче вазыйфасын үти. Алай булса да, ул күпчелек җитәкчеләр кебек тамашаны залдан утырып карамады. Премияне алып барды: “Быел директор булгач, баш тартасы идем. Режиссер, синсез булдыра алмыйбыз, диде. Милли премияне инде 8 ел алып барам”, - дип әйтеп үтте Илфар үзе.
Сүз уңаеннан, тамашаның режиссеры да алышынды. Бу эшне Марсель Мәхмүтовка ышанып тапшырганнар. Милли премия, билгеле, башка яктан ачылды. Илфар Кәримов белән янәшәдә “Иртәнге чәй”дән Рөстәм Гайзуллин һәм “Сәхнәдәш” тапшыруын алып баручы Айгөл Хәйруллина булды. Узган елларны премияне Илфар белән кемнәр генә алып бармады бит. Бу эзләнүләр кирәк булганмы? Радиода тәҗрибәле алып баручылар эшләгәндә, булган мөмкинлекләрдән кулланмау...
Бу хәл турында халкыбызның зирәк сүзләре искә төшә: “Күктәге торнага карап, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырма”. Хәер, быел барысы да үз урынында. Илфар-Айгөл-Рөстәм тамашаны югары дәрәҗәдә алып барды. Халыкның кәефен күтәрделәр. Айгөл Хәйруллина сүзләренчә, сыйфатлы, ел да үткәрелә торган тантанадан да яхшысы юк. Шулай булды да, үзенчәлекләр булмау белән үзенчәлекле тамаша килеп чыкты. Сәхнә бизәлешендә дә артык детальләр кулланылмаган. Иң уртада икегә аерылып ачыла торган экран, көзге сыман идән, як-яклап шулай ук экраннар урнашкан.
Тамаша махсус алдан ук зерләнгән видеодан башланды. Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов белән яшь, өметле йолдыз Рөстәм Хөсәенов миллилекнең нәрсәдә чыгылганын эзләде. Миллилек - телдә, киемдә, рухта һәм Милли премиядә. Быел премиянең исеме җисеменә бик туры килде.
Милли рухта булган чыгышлар арасында Әсхәт Хисмәтов белән Рөстәм Хөсәеновның баянга башкарган “Әрем исе, әрем тәме” җыры күңел кылларын тибрәтеп җибәрде, күпләренең күзендә яшь бөртекләре пәйда булды. Ике буын бер сәхнәдә очрашты. Рөстәм кебек моңлы яшь башкаручыларыбыз булганда киләчәгебез өметле.
30 номинантның 7се парлы җырчы
Быел милли премияне “парлар марафоны” дип атап була. “Алтын йолдыз” сынына лаек булган 30 номинантның 7се парлы җырчы. “Иң популяр дуэт” исеменә Зинира һәм Ризат Рамазановлар лаек булды. Алар ай саен тамашачыларны яңа җырлар белән сөендереп тора, быел гастрольләре дә бик уңышлы бара. Кыскасы - лаеклы җиңү.
“Иң тынгысыз дуэт” - Илсур белән Гөлназ Шәрипҗановлар булды. Монысы да бик урынлы. Гөлназ белән Илсур бии-бии җырлады. Гөлназ үкчәле аяк киеме кисә дә, рәхәтләнеп сикерде. Ничек аяклары исән-сау калган, диген? Дуэтлар арасында иң халыкчаны Баһлар гаиләсе икән.
Тиздән алар дуэт кына түгел, ансамбль дә булачак. Уллары да бик сәләтле бит. Гүзәл белән Илназны бүләкләгәндә көтелмәгән хәл килеп чыкты. Илназ Баһның кулыннан алтын йолдыз сыны төшеп китте. Аяклар исән-сау. Рөстәм Гайзуллин әйтмешли: “ Безгә өшкерү оешмасы ачарга кирәк. Көн дә эстрада яңалыкларын карарга куркасың. Сәхнәдә үзләре генә чыгыш ясаучы артистлар белән хәвеф-хәтәрләр булып тора. Ә парлы җырчыларда барысы да яхшы, чөнки өшкерүчеләре гел янәшәдә”. Гүзәл Идрисова ирен бик яхшылап өшкергән, афәрин.
Номинацияләр хакы: аерма нәрсәдә?
Хастаханәдән яңа гына чыккан Ришат Фазлыйәхмәтов та Милли премиядә чыгыш ясады. Аңа өшкерү җитмәгән, ахры. “Үкенмә” дигән җыр Ришатның көндәлек девизына әйләнгән, шәт. Бу елны язмыш аны төрле яклап сынады. Гастрольләр белән авырлыклар, шәхси тормыш, сәламәтлек... Шунысы хак: Ришат халык мәхәббәтен югалтмый. Җиңгән номинациясе дә үзенә туры килә.
Номинацияләр турында сүз кузгаткач, күзәтүләрне әйтми мөмкин түгел. Зөлфирә Шәйдуллина “Халыкчан башкару” өчен бүләкләнде. Ә Зәринә Хәсәншина “Халыкчан тавыш” дигән номинациядә җиңү яулады. Айгөл Хәернасова “Моңлы тавыш” булып танылды, ә Филүс Каһиров исә “Моң” номинациясе җиңүчесе. Аерма нәрсәдә? Оештыручыларның хәленә дә кереп була, 30 артистка номинация уйлап табарга кирәк бит. Узган елны бу мәсьәлә “Кайнар хит” хит-парады кысаларында елның 12 аенда иң популяр җырларны сайлап алу белән хәл ителде. 12 артистка “Тамашачы сайлавы” номинациясе бирелде. Бертөрлелекне булдырмау өчен яхшы алым.
Премиядә үзенчәлекләр булмады дип ялганладым, гафу. “Үзенчәлекле җырчы” исемен Винарис Илъегет алды. Узган елны да шушы ук номинациядә җиңгән иде. Ел дәвамында үзенчәлеген югалтмаган, күрәсең. Винарисның тавышы да, үзе дә үзенчәлекле шул. Бу ел аның өчен аеруча уңышлы булды. Өйләнеп тә куйды, Татарстанның атказанган артисты исемен дә алды.
- Мин бу премиягә лаек булуыма бик шат. Барыбер бу елга нәтиҗәләр ясау кебек. Димәк, мин икенче ел рәттән үзенчәлекле җырчы булып күренәм. Башкаларның игътибарын җәлеп итә алганмын, - диде Винарис.
Креатив Марат һәм тамашачы сайлаган Илшат
Җырчылар барысы да диярлек ялтырап торган тукымадан тегелгән костюмнардан иде. Сәбәбен ачыкладык: киләсе аҗдаһа елын нәкъ ялтыравыклар булган киемдә каршыларга кирәк икән. Җырчылар Яңа елга алдын әзерләнәләр, күрәсең.
Марат Яруллинга “Иң креатив җырчы” исеме бирелде. Марат тамашачыларны шаккаттырып торырга ярата инде. Концертында тамашачылар диңгезе буенча матраста йөзеп тә алды, Данир Сабиров белән дә көч сынашты, аннан икесе дә сөюдән “исерек” булып чыкты. Маратны тамашачылар шундый ярата ки, хәтта тешләргә дә әзер торалар. Сак бул, Марат. Хатын-кызларның йөрәген әсир иткән тагын бер җырчы - Илшат Сафин. Милли премия сәхнәсен җанландырып, кыздырып җибәрде. Илшат та әлегә өйләнмәгән. Аңа да игътибарлы булырга кирәктер.
Ике сәхнә арасында
“Елның иң популяр җырчысы” исеме хаклы рәвештә Илсөя Бәдретдиновага бирелде. Тамашачы җырчының чыгышын зарыгып көтте: “Чыннан да Илсөяме?”- дип шатланучылар күп булды. “Ачуланма язмыш, курыкмыйм” җырын башкарганда сәхнәдә бер мизгелгә ут сүнде. Шул арада Илсөя башка күлмәкне кияргә өлгергән. Җитез дә инде үзе. Милли премия белән Илсөянең үзенең концерты бер көнгә туры килде. Җырчы ике сәхнә арасында марш-бросок ясады. Шул ук хәлдә Татьяна Ефремова һәм Винера Ганиева да иде. Алар да ике сәхнәне бер итте.
Быел премиядә “яңа йөзләр” күп булмады. Альберт Валиуллин да янәдән сәхнәгә кайтты. Премияне беренче тапкыр гына алса да, аның иҗатын белүчеләр бихисап. Альберт сәхнәдән читләшкән елларында төзелеш өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнгән икән. Ә сәхнәгә “ләззәт алыр өчен” кайткан. Альбертның күңеле сәхнә буенча сусаган. Укытучысы да сәхнәне чын күңелдән яратучы шәхес бит. Әйе, сүз Салават Фәтхетдинов турында. Милли премияне Салават “Уфтанма” җыры белән тәмамлады.
Соңгысы: Быел Милли премия икенче дистәсен башлап җибәрде. Концертта катнашкан барлык башкаручылар да халыкка таныш иде. Премия 4 сәгатькә сузылды. Һәр чыгыштан соң, алып баручылар сөйләде. Кайвакыт тизлек, динамика җитмәгән кебек тоелды. Алып баручыларның сүзләре генә дә санап чыгарганда 1 сәгатьтән артты. Шулай да, тамашачыга ошады дип уйлыйм. Алып баручыларның тәҗрибәле булуы зур роль уйнады. Һәр тантананың уңай һәм тискәре яклары була, билгеле. Бу юлы Милли премиядән канәгать калдым. Танылган җырчылар, шәп тамаша, яхшы алып баручылар. Сыйфат һәм стабильлек.
ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ:
«Ямьле» төркеме- “ИҢ ЯМЬЛЕ ТӨРКЕМ”
Альберт Вәлиуллин- “ИҢ МАКСАТЧАН ҖЫРЧЫ”
Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ- “ИҢ ХАЛЫКЧАН ДУЭТ”
Ришат Фазлыйәхмәтов- “ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ”
Зөлфирә Шәйдуллина- “ХАЛЫКЧАН БАШКАРУ”
Марат Фәйрушин- “ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ТЕМБР”
Зәринә Хәсәншина- “ХАЛЫКЧАН ТАВЫШ”
Зөһрә Сәхәбиева- “ЛЕГЕНДАР ҖЫРЧЫ”
Искәндәр Вәлиев- “ЯҢА ИСЕМ”
Алсу һәм Азат Фазлыевлар- “ИҢ МАКСАТЧАН ДУЭТ”
Вадим Захаров- “КҮҢЕЛЛӘРГӘ ҮТЕП КЕРГӘН ҖЫР”
Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов- “ИҖАДИ ГАИЛӘ”
Винарис Илъегет- “ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ҖЫРЧЫ”
Айгөл Хәернасова- “МОҢЛЫ ТАВЫШ”
Рифат Зарипов- “ИҢ ДӘРТЛЕ ҖЫРЧЫ”
Марат Яруллин- “ИҢ КРЕАТИВ ҖЫРЧЫ”
Винера Ганиева- “ИҢ ДӘРӘҖӘЛЕ ОСТАЗ”
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар- “ИҢ ДӘРТЛЕ ДУЭТ”
Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев- “ИҢ ИХЛАС ДУЭТ”
Илшат Сафин- “ТАМАШАЧЫ САЙЛАВЫ”
Асылъяр- “ЗӘВЫКЛЫ ҖЫРЧЫ”
Филүс Каһиров- “МОҢ”
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар- “ИҢ ТЫНГЫСЫЗ ДУЭТ”
Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев- “ИҢ РОМАНТИК ДУЭТ”
Раяз Фәсыйхов- “МӘХӘББӘТ ҖЫРЧЫСЫ”
Зинира һәм Ризат Рамазановлар- “ИҢ ПОПУЛЯР ДУЭТ”
Ришат Төхвәтуллин- “ТАТАР ҖЫР СӘНГАТЕ ҮСЕШЕНӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ ӨЧЕН”
Зәйнәб Фәрхетдинова- “ТАТАР МУЗЫКАСЫНЫҢ АСЫЛЫН САКЛАП, ҖЫР СӘНГАТЕ ҮСЕШЕНӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ ӨЧЕН”
Илсөя Бәдретдинова- “ЕЛНЫҢ ИҢ ПОПУЛЯР ҖЫРЧЫСЫ”
Салават Фәтхетдинов- “ҮЛМӘС ХИТ”
Комментарийлар
0
2
быел эйбэтрэк булды бик дорес
0
0