Татарстанның халык артисты Вадим Захаров социаль челтәрдә үз авырлыгы турында сөйләп үткән. Ябыгу, тазаруга карата үз фикерен белдерде.
- Күптән күрешмәгән кешеләр күрәләр дә: “Вадим ябыккансың, тартылгансың, җыелгансың”, - диләр. Нәрсәсе тартылып җыелгандыр инде. Тазарсаң: “Бигрәк таза син”, - диләр, ябыксаң: “Әллә авырыйсыңмы, ябыккансың”, - диләр. Ике елга 30 килограммга ябыктым мин. 30 килограмм! Бик күп. Тагын 30 килограммны ташласам, миннән дә чибәр кеше булмый, - дип шаярта Вадим.
Вадим Захаров икенче сезонга әзерлек эше башлануын да әйтеп үтте. Айрат Ильясов командасы белән “Шоу түгел - концерт 2” дигән өр-яңа программа булачак дип әйтте җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар