– Җанга тигән, мәңге дә күңелдән китмәс кайсы борчулар истә калды? – Күрше белән күршенең юктан да талашып, ике арадагы бәхәсне су буе үстерүе, бер-берсе белән дошманлашып яшәве. Икесен дә җайлыйсың, татуланырга үгетлисең – нәтиҗәсез! Бер генә яшибез, заманы да барлыклы, тормышлар бик рәхәт, тик татулык җитми. Аннары, чүпне капчыклап җыеп йөрү системасы да зур проблема булып сыртын кабарта. Кышкы бураннарда кайберләренең капка төпләренә барып җитә алмыйлар. Шуннан тегесе әлеге дә баягы туп-туры прокуратага хат яза. Китә чуалыш... Суд аша безгә чүп җыяр өчен махсус контейнерлар булдырырга йөкләнә. Урамда 100 хуҗалык булса, шуның 99ы моңа каршы. Чөнки чүп контейнерына ел әйләнәсе күселәр ияләшә, шуңа да чүпне капчыклап җыеп китүләре хәерле.
– Уңышлар да сөендергәндер инде. – Ел саен үзара салым акчасы җыеп кына да тау күчерердәй эшләр башкардык. Юлларны карап тордык, балалар мәйданчыгы ясаттык, канализация торбаларын яңартасы идек. 4 ел авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәч, арып-туеп, дигәндәй, үткән елның декабрь аенда гариза яздым да, китеп тә бардым. Районда да матавыклы чак иде, китүемне күпләр белми дә калды. Яшьләргә юл бирмиләр, эшләргә теләк тә, егәр дә бар, ләкин синнән алда тәҗрибәлерәкләргә юл бирелә... Хәерле булсын, мин бик әйбәт эшләдем, менә миннән соң эшли башлаучыга тагын да авыррак, чөнки кануннар да көнлек үзгәреп, кырысланып тора.
– Сагындырган идеме? – Мин сәхнәдән китеп үк тә бетмәдем. Авыл җирлегендә гел концертлар куеп торгаладык, аннары туйлар, банкетларга да заказ булгалап торды. Дәүләт эшеннән киткәч, ул банкетлар тагын да арта төште. Яңа җырлар өстендә эшли башладым. Җырларым болай да күп иде, шуларны яңартам. Әлегә Ринат Рахматуллин төркемендә алып баручы булып эшлим. Сәхнәгә әйләнеп кайту да җиңелләрдән түгел, бик чыгымлы. Иң мөһиме, исәү-сау булыйк, – ди ул.
Комментарийлар
2
0
Жаны тынгандыр балакайнын,
0
0