16+

Винарис белән Лилия 2 миллионлык туй үткәрә!

Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет бүгет кич “девичник” белән “мальчишник” үткәрәләр. Казан читендә коттеджлар арендалыйлар. Янәшә торучы аерым йортларда. Икесе дә егермешәр кунак чакырган. Винарис дус егетләрен, ә Лилия исә ахирәтләрен.

Винарис белән Лилия 2 миллионлык туй үткәрә!

Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет бүгет кич “девичник” белән “мальчишник” үткәрәләр. Казан читендә коттеджлар арендалыйлар. Янәшә торучы аерым йортларда. Икесе дә егермешәр кунак чакырган. Винарис дус егетләрен, ә Лилия исә ахирәтләрен.

Кыз ягыннан танылган алып баручы Дилбәр Фәиз дә бар. Йортны килешүче дә, чыгымнарын күтәрүче дә – булачак кияү, ягъни Винарис. Туй чыгымнары да Винарис өстендә, Лилиянең күлмәкләре өчен дә ул түли.

–“Үзем!” – ди бит, миңа ирек бирми. Мондый көннәрне дә күрермен икән, бәхетемә күзләр тимәсен, дип сөенепләр туймыйм, – ди шатлыктан исергән кәләш.

Лилия белән элемтәгә кергәч, эш арасында гына сөйләште. Кичке кунакларга кабымлыкларның, тәмле сыйларның бер өлешен үзе әзерләп йөреше. “Ой, тортлар китерделәр!” – дигән сүзләрен дә ишетеп калдым, духовкада килгән үрдәк исен дә тәмле диеберәк бәяләп алды. Мәҗлес, бик шәп булырга охшап тора, җәмәгать!

– Туй бик чыгымлымы, Лилия?

– Чыгымлы инде. Мин бит башта ук каршы килгән идем. “Безнең яшьтә нинди туй? Кушылыйк та яшик матур гына”, – дигән сүзне Винариска ун мәртәбә әйттем. Тыңламады. “Икебезнең дә беренче туй итүе. Барысы да матур, истәлекле булырга тиеш”, – ди. Әмирне генә 60 мең сумга киендердем. Менә шуннан чыгымнарын аңла инде. Туй Винарисның “Маһирә” ресторанында булып та, 2 миллионга төшә. Әле аннан да артыграктыр. Винарис авырсынмый, миңа ярдәм итәргә дә рөхсәт бирми.

– Туй күлмәгеңне сатып алдыңмы, Лилия? Ничә меңгә төште?

– Туйда ике күлмәк киям, икесен дә тектердем. Элеккеге “Ильдан” мода театры тегүчесе Людмила Чернова күп артистларга сәхнә күлмәкләре тегә, мине дә ул күлмәкле итте. Загска киясе күлмәгемнең төсе урысчалап әйткәндә “кофе с молоком” дип йөртелә. Туйның икенче өлешендә Винарис белән пардан киенәбез. Өч төсле – алсу, сыек зәңгәрсу, ак, абстракцияле. Бәясенә килгәндә, әле түләмәдек. Күптән белешкән кешеләр буларак, тегеп бетерде дә: “Ахырдан исәпләшербез, әлегә иң зур эшегезне эшләгез”, – дип биреп тә җибәрде. Үземнең исәп белән һәрберсе 50  меңнән дә ким булмас. Күлмәкләрне туйдан соң концертларда да киярлек итеп тектердем.

– Төп язылышуыгыз кайсы көнне?

–11 август көнне ЗАГСка барып язылышып, кенәгәсен алып кайтабыз. Шаһитларыбыз Динә белән Рафаэль Латыйповлар. Ә 13 август көнне туй. Анда язылышу тантасы була, тик уен рәвешендә генә.

–Күпме кунак чакырдыгыз?

– Башта 200 кеше дип исәпләдек. Ял көне булгач, күбесенә иртәгәсен эшкә. Иләнә торгач, 150 кешегә калды. Бик якын кешеләрне генә дәштек. Аралашкан кешеләребезнең якыны-ерагы юк югын да, ләкин бөтенесен дә чакырып булмый, сыйдырырга да кирәк бит.

– Әниегез туйга килерме?

– Күңеле белән җыена да соң. Хәлләнеп киткәндә: “Барам!” – дип ышандыра. Авырайгач: “Кызым, барып та булмас...” – дип күңелсезләнә. Белмим инде, көннәр дә бик эссе, кеше дә күп.

– Туйдан соң Винарис янына күченерсеңме икән?

– Аның фатирында да торырбыз, монда да кайтырбыз. Әмирнең дә тагын бер ел укыйсы бар, әни авыргач, ташлап китә алмабыз. Иң мөһиме, без бергә бит. Тормыш мәшәкатьләрен ничек тә җайларбыз.

– Шәһәр буйлап нинди машинада узарсыз икән?

– Винарисның лимузинда йөрисе килгән иде. “Шәһәр күргәнең юкмы?” – дип авыз да ачтырмадым. Икебез дә үз машинабызда ресторанга киләбез дә кунакларны каршы алабыз. Әле менә фотограф табигатькә чыгып, фотога төшерергә тели. Мин анысына да каршы. “Әлсерәп, хәлдән таеп, арып бетәбез” – дим.

– Туйны кемнәр алып бара?

– Берәү генә ул кадәр кунакны кулда тота алмас дип, икене чакырдык  – Ләйсән Ветрова белән Илмир Ямалов, безгә ошый алар, – ди Лилия.

Туйлар узар, туннары да тузар, иң мөһиме, матур яшәсеннәр! Аерылмасыннар, каерылмасыннар! 
 

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вэт була инде ,бу галэмэт итеп кияугэ чыгып та, тора алмасалар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Байлыкта,муллыкта,татулыкта,тынычлыкта,урнэк бэхетле гаилэ булып,тигез гомер итсеннэр!

      • аватар Без имени

        0

        0

        ЯМалов👆

        • аватар Без имени

          0

          0

          Запас икэн

          • аватар Без имени

            0

            0

            Картлар бит инде. Кияу белэн килен яшь булса туй дип язган булалар да ярар иде. Э монда кодалар булыр вакыт.

            Мөһим

            loading