- Сәхнәдән югалып торганыма өч ел. Бу елларда шәхси тормышымны көйләдем, үз эшемне булдырдым. 2013 елда яшел Үзән шәһәрендә "Куба" мәдәни-күңел ачу үзәге ачтым. Шулай да бу елларда иҗаттан бөтенләй ерагаеп бетмәдем, "Настольжи" ретро-шоу проектында эшләдем, бригадабыз белән Россия буйлап йөрдек. Менә хәзер баш-аягым белән кабат иҗатка чумасым килде. Яңа...
- Сәхнәдән югалып торганыма өч ел. Бу елларда шәхси тормышымны көйләдем, үз эшемне булдырдым. 2013 елда яшел Үзән шәһәрендә "Куба" мәдәни-күңел ачу үзәге ачтым. Шулай да бу елларда иҗаттан бөтенләй ерагаеп бетмәдем, "Настольжи" ретро-шоу проектында эшләдем, бригадабыз белән Россия буйлап йөрдек. Менә хәзер баш-аягым белән кабат иҗатка чумасым килде. Яңа сезонга яңа альбом туплый башладым. Июльдә Кырымга барып клип төшерергә исәп. Кичә генә "Мәхәббәт ул була үзенчә" дигән яңа клибым дөнья күрде.
Тормыштагы яңалыкларым ул гына түгел. Көзен өйләнергә җыенам. Әниемнең туган көне 11 октябрь. Шул рәвешле аңа бүләк ясармын дип уйлыйм. Сайлаган ярым Ижевск шәһәреннән. Бер елга якын очрашып йөрибез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар