16+

Виталий Агапов гаиләсендә шатлыклы вакыйга!

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов гаиләсендә сөенечле вакыйга булды.

Виталий Агапов гаиләсендә шатлыклы вакыйга!

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов гаиләсендә сөенечле вакыйга булды.

Өч малай әтисе Виталий Агапов төпчек улы Владиславны өйләндерде. Килен - Регина исемле. Туй мәҗлесе Чаллы шәһәренең затлы ресторанында узган. 150дән артык кунак килгән. 

“Без кунак буларак та утырдык. Котлап җырладык та. Виталий Агапов белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Бик матур туй булды”, - ди җырчы Айгөл Шәйхетдинова.

Реклама

Агаповларны чын күңелдән котлыйбыз, яшьләргә бәхетле гомер телибез!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading