16+

Вәсилә Фәттахованың ире улы турында: «Әни табут эчендә ятамы соң?» - кебек сораулар биреп куя»

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов кызының операциясе, улының аңа үпкәләве һәм үзенең шәхси тормышы турында сөйләде.

Вәсилә Фәттахованың ире улы турында: «Әни табут эчендә ятамы соң?» - кебек сораулар биреп куя»

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов кызының операциясе, улының аңа үпкәләве һәм үзенең шәхси тормышы турында сөйләде.

- Илгиз, исәнмесез! Ничек хәлләрегез?
- Исәнмесез. Бар да әкеренләп. Кәрим икенче сыйныфта укып йөри. Тиздән - туган көне, 9 яшь тула. Бүләккә соңгы модель телефон сорый. «3» билгеләрең булмаса, алам, дигән идем, әмма рус теленнән билгесен төзәтә алмый әле, авыррак бирелә. Кәмилә әлегә тәпи китмәсә дә, үсешендә үзгәрешләр бар. Үзенчә сөйләшә, уйный. Туганда оча сөяге һәм бот буыннары зыян күргән, шуңа күрә, быелга операция планлаштырдык. Әлегә ул борчымаса да, еллар узгач, сызлый башларга мөмкин диде, табиб. Операция Мәскәүдә булачак.

- Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме? Елыймы?
- Юк, аның беркайчан да елаганы булмады. Еш моңая. "Әни табут эчендә ятамы соң?" - кебек сораулар биреп куя ул, үзем дә аптырыйм. Үсә барган саен, дуслары да, шөгыльләре дә күбәя, кәефсез йөрергә вакыты юк. Ул барын да аңлый, йөрәге сыкраса да, түзә. Күптән түгел әнисенең машинасын сатырга туры килде. Тик тора, еллар узган саен моделе дә искерә, чери... Башта Кәримгә машинаны сервиста дип алдадым. Ә инде сатканны белгәч, үпкәләде. Кызганыч, истәлек итеп саклый торган әйбер түгел шул.

 

- Ә Вәсиләнең истәлеге итеп кайсы әйберләрен саклыйсыз?
- Барлык мактаулы бүләкләрен. Эштә моның өчен махсус почмагым бар.

- Сез кабат гаилә кормадыгызмы?
- Барысы да бу сорауны бирә. Юк. Балалар минем өчен беренче урында. Шәхси тормышны уйлаган юк...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

33

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ходай сабырлык бирсен!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Ходай сабырлык бирсен???

      Мөһим

      loading