16+

“Хәзер дә елап йөрим, җаным елый”: Винарис хатынын сәхнәдән төшермәкче...

Ялган хәбәр түгел, чын. Вакытлыча да түгел, озакка! Чөнки бер ел элек гаилә корган парлы җырчыларыбыз Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет тормышында зур үзгәрешләр көтелә.

“Хәзер дә елап йөрим, җаным елый”: Винарис хатынын сәхнәдән төшермәкче...

Ялган хәбәр түгел, чын. Вакытлыча да түгел, озакка! Чөнки бер ел элек гаилә корган парлы җырчыларыбыз Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет тормышында зур үзгәрешләр көтелә.

Лилиягә зур йөк!
Лилиякәйгә ире башка өметләр багълый – администраторлык эшенә кодалый. Тик сәхнә вакытына керешми генә, дип вәгъдәли әлегә вәгъдәләвен. Кем белә бит. Яшьләре дә ел артыннан ел өсти, сәхнә эшчәнлеге дә зур көч сорый, гастрольләрдә дә күпме йөрелгән, олыгаймыш көннең дә тотрыклылыгын уйларга кирәк, ди Лилия. Җырчылар хаклы: саллы бизнеска керешү – иң кулае. Ләкин моның өчен зур тәвәккәллек кирәк. Хәер, тәвәккәллек дигәне Винариста ташып тора. Рестораны урнашкан бинаның аскы каты – 600 квадрат метр мәйданны арендалап, кибет ачарга ниятләгән. 
– Гаилә дусларыбыз белән уртак бизнесыбыз ул. Үзебез дә ябык кешеләр түгел, матур кием табу җанга тигән борчу. Шунлыктан махсус олы гәүдәлеләр өчен ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре сатарга булдык. Спорт костюмнарына, кроссовкаларга өстенлек бирәбез. Брендлы киемнәребез дә күп булачак. Арабызда төрле хәлле кешеләр бар, әлбәттә, бәясе артык кыйммәт булмаган киемнәр дә сатачакбыз. Әлегә ду килеп кибет әмәллибез, киемнәрне үтүклибез, элгечләргә эләбез, аның эше... – ди Лилия ханым.

Моңа кадәр әлеге бинада төнге клуб булган. Барысын да сүтеп җыйгандай итеп төзекләндергәннәр – стеналарын кирпеченә кадәр кырып, штукатурлаганнар, буяганнар, матурлаганнар. Инде көне-төне киемнәр белән кайнашалар. Кибетне 10 сентябрьгә ачарга планлаштырсалар да, өлгермәгәннәр, 15енә дип фаразлыйлар. 
– Ачылган көнне зур бәйрәм көтелә. Артистлар киләбез, диләр. Һәммәсе дә киемнәрне кием күрсәтәчәкләр. Беренче атнада бөтен киемгә дә 20 процент ташлама ясаячакбыз, – ди Лилия ханым. 

Уртак малны кем җыя?
– Уртак малны эт тә җыймас, дигәннәр, Лилия. Ә сез, гаилә дуслары белән зур акчалар хисабына уртак бизнеска керешкәнсез.

– Куркып торсаң, берни эшләргә ярамый. Ә без менә бөтен куркуларны артка куеп, дүрт куллап эшкә керештек. Алдан ук сөйләшеп куйдык, эш барышында нинди генә хәл килеп чыкса да әрепләшмәскә, ачуланышмаска вәгъдә иттек.

– Берәр эшкә керешсә, ир белән хатын 100 мәртәбә ачуланышып бетә, гадәттә. Винарис белән сүзгә киләсезме?
– Талашмыйбыз. Ләкин фикер алышабыз инде. Монысын ничек итик, тегесен ничек эшлик икән дип гел баш катырабыз. Ансыз булмый. Мин Винариска шаккатам, зур рискка бара торган, уңган, бик булган кеше. Миңа күп нәрсәгә аннан өйрәнергә кирәк әле. Сату эшенә җебек мин, ләкин үзәгемдә сәләт юк түгел, аны үстерергә кирәк. Әнием гомере буе сату эшендә эшләде, димәк миңа да кан белән күпмедер күчкән, тик шытым бирмәгән, дим. Ә Винариста “хватка” көчле инде. Ул гел безнең янда әлегә, брендларны да яхшы чамалый, зәвыгы да бар. Гел өйрәтә, контрольли. Башта көн саен кибеттә сезнең белән эшлим, аннары үзегезгә генә калдырам, тартып барачаксыз, тырышачаксыз, ди. Мине шул администратор итәм, ди инде. Ничекләр итеп башкарырмын, бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Кибет ачу уен эш түгел. Киемне каешы, сумкасы, брошкасына кадәр туры китерәсе, – ди Лилия ханым. 

Өйләре бушап калган...
Әнисе тирләп-пешеп кибет эше белән кайнашканда, улы Әмир үз вазыйфасында. Ул быел Арча көллиятен тәмамлап, программистлык дипломы алды. Сүз дә юк, шул юнәлештә югары белем кирәк. Әмир дә башкалага килде, энергетика университетына укырга кергән. Арчадагы өйләре бушап калган...
– Ишегенә йозак элеп чыгып китүе бик авыр булды. Елый-елый бикләдем. Хәзер дә елап йөрим, җаным елый. Ләкин нишлисең инде, өйне саклап утырып булмый, тормыш дәвам итә. Улыма укырга кирәк, минем дә тормышым Казанда, ирем белән яшисем килә. Ялларга кайтып йөрербез. Ни дисәң утырткан яшелчәләремне дә алмаган әле, помидорларым да сабагында. Күршедә генә әнинең бертуганы – Альберт абый гаиләсе белән яши, өйгә алар күз-колак. Үзем кайткач, әз-әзләп барысын да җыеп киләм болай. Әмирләр октябрь аен дистанцион укыячаклар, Арчага кайтып торам, диде. 

– Ул үз фатирында яшиме? Әллә сезнең беләнме?
– Әтисе алып биргән фатир бар. Аны без сатарга куйдык. Әтисе шулай теләде. Яңа йорттан икенче фатир алып бирәм, ди. Хәерле булсын! Шунлыктан Әмир әлегә безнең белән яши. Барыбыз да бер түбә астында. 

– Соңгы көннәрдә эшегез бик күп. Бер түбә астында яшәп тә күрешергә җаегыз юктыр кебек.
– Әле бит кибетчеләр дә эзлибез. Бер сменага кимендә 3 кибетче кирәк, бик зур кибет ул.  Бер көн эшләп ике көн ял итсеннәр дисәк, беләсезме әле тагын никадәр кеше эзлисе. Бүгенге көндә ике кибетчебез бар. Аларны да бит урамнан алып булмый. Киемнәр брендын да белсеннәр, зәвыкләре дә, түземлекләре дә булсын, елмаеп сөйләшсеннәр, дигәндәй. Кыскасы, безнең хәлләр хәл бүген, эшебез баштан ашкан, – ди Лилия.

Кибетне барып күрербез. Ни саталар, кемнәр сата – сөйләрбез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

30

3

3

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куркып башлаган эш хэерле булыр эле аллабоерса.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Унышлар сезгэ,Лилиякэй Тырышырга,алга барырга.Арча оен ташламаска,кайтып,ял итеп китэргэ.Арча хавасы дэвалый

      • аватар Без имени

        2

        0

        Где находится магазин

        • аватар Без имени

          1

          0

          Удачи вам Л

          • аватар Без имени

            1

            1

            Кибетнен адресы языгыз эле

            Мөһим

            loading