16+

«Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: фильм геройларының хатирәләре һәм бүгенгесе (1 серия)

«ТНВ» каналы төшергән «Яланаяклы кыз» фильмына ун ел булган икән. Раушан Шәриф сценариесе буенча Нурания Җамали төшергән әлеге сериалны күпләр яратып карады. Анда уйнаган актерлар бүген ни белән мәшгуль? «ШК»хәбәрчесе сериал геройларын эзләп табып, хәл-әхвәлләрен белеште.

Нурания Җамали, куючы режиссер:

- Шушы көннәрдә генә Россия авторлык җәмгыяте фильмнардагы музыкаль әсәрләрнең авторларын барларга кушты да, «Яланаяклы кыз»ны башыннан азагына кадәр карап чыгарга туры килде. Гадәттә, үзем төшергән фильм­нарны карамыйм мин. Ә моны карап чыккач, шулкадәр рәхәт булды. Ничек эшләп чыктым икән, бу кадәр эшне ничек булдырдым икән, дип, үземне кызганып та, шул ук вакытта мактап та куйдым. Әлбәттә, фильм төшерү - авыр эш. Әмма чип-чиста кассетага яңа төшерелгән фильмны яздыргач, шулкадәр куанасың, ләззәтләнәсең.

«Яланаяклы кыз»га килгәндә, ул җәйнең иң матур вакытында искиткеч табигатьле Кошман авылында төшерелде. Авыл халкының ярдәмчеллегенә мин әле дә рәхмәтлемен. Алар безнең эшне күпкә җиңеләйтте.

Төп рольне Асылъяр уйнады. Ул бит актер түгел, ә эшен шулкадәр оста башкарып чыкты! Аны тагын берәр фильмда күрәм. Миңа калса, үзенең яшенә туры килгән рольне бирсәләр, ул аны Дилбәр роленә караганда да ныграк бирелеп, күпкә тәҗрибәлерәк уйнар иде.

Тамашачыга рәхмәт: фильмны күтәреп алдылар, яраттылар. Кассетадан соң без аны дискта да чыгардык. Берсендә дисклар сатучы танышымны очраттым, «Авылга әниләргә «Яланаяклы кыз»ны алып кайттым. Авыл әбиләре атна буе кичен җыелып, чәй эчә-эчә, фильмны кат-кат караганнар», - ди.
Әйе, күңелгә хуш килә торган әйбер булды ул. Аннан соң шактый күп фильмнар төшерелсә дә, «Яланаяклы кыз» сагындыра.

Дәвамын иртәгә "Шәһри Казан" сайтыннан укый аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading