16+

"Яшь вакытта “Татар җыры” минсез үтмәс, дигән уйлар да булды", яки “Татар җыры” хикмәтләре (икенче бүлек)

“Татар җыры”нда күптән түгел генә якты дөньяны калдырып киткән Эльмира Сөйләйманованы да искә алдылар. “Барс Медиа” үзе белән хезмәттәшлек иткән артистны онытмады. Экранда Эльмира Сөләйманованың клипларыннан өзекләр күрсәтелде һәм “Балан ачы” җыры яңгырады.

"Яшь вакытта “Татар җыры” минсез үтмәс, дигән уйлар да булды", яки “Татар җыры” хикмәтләре (икенче бүлек)

“Татар җыры”нда күптән түгел генә якты дөньяны калдырып киткән Эльмира Сөйләйманованы да искә алдылар. “Барс Медиа” үзе белән хезмәттәшлек иткән артистны онытмады. Экранда Эльмира Сөләйманованың клипларыннан өзекләр күрсәтелде һәм “Балан ачы” җыры яңгырады.

– Татар эстрадасының күңел кошы, Эльмира Сөләйманова, хуш. Бүген аны искә төшеревебез җырчыбызга дога булып ирешсен, аның рухын шатландырсын иде. Кеше китә – җыры кала. Аның җырлары һәрвакыт безнең белән булачак, – дип әйттеләр сәхнәдән алып баручылар. 
“Татар җыры”нда һәр елны катнашкан Айдар Галимов коллекциясенә тагын “Алтын Барс” өстәлде. 
– Егерме өч ел эчендә ул сыннарны кайда гына күчерергә туры килмәде. Йортымда махсус урыным бар. Яшь вакытта “Татар җыры” минсез үтмәс, дигән уйлар да булды. Еллар үтү белән “Татар җыры”на чакырырлармы, тамашачы җырны кабул итәрме дигән фикерләр туа. Минем рекордсмен булу максатым юк. Икенче елга, сез лаеклы түгел, килмәсәгез дә була дисәләр, аңлап кабул итәчәкмен, – диде ул. Ишетеп калдык, әмма чакырмый калмаслар. 
Сәхнә артына Аида (Эльвира Фазлыева) зур букет белән керде. Ул роза чәчкәләренең матурлыгын үз кулларымда үлчәп карадым. Авырлыгы бар, җәмәгать. Аидага һәр концертта андый чәчәкләр бүләк итсәләр, фитнес кирәк тә түгел. Дөресен генә әйткәндә, ул аңа болай да кирәк түгел. Чәчәкләрнең авырлыгы буыннарга төшә күрмәсен.  
Сәхнә артына чыгыш ясап кергән Марат Яруллинның кулында каз күрдем. Гадәттә чәчәк бирәләр, ә монда каз. Ярый әле чын түгел, уенчык кына. Маратның “миңа соңгы вакытта казлар бүләк итәләр” дигән сүзләре төрле фикерләр калдырды, әлбәттә. Марат бәбкәләр сөеп үскәнме, әллә каз ашыйсы килгәнме, әллә тамашачы аны өйләндерергә җыена инде. Җырчы үзе дә җавабын белми, әмма казлардан баш тартмый. 
– Каз фермасы ачам. Белмим ник бүләк итәләрдер, соңгы вакытларда гел каз бирә башладылар. Яшьләр уенчык казлар бирә, 2 метрлысы да бар. Өлкән буын какланган, ысланган каз бирә. Мин каршы түгел, – диде Марат Яруллин. 
Сүз уңаеннан, Марат өчен бу беренче “Алтын Барс”. Ул аны Ильмира Нәгыймова белән бүлә. Маратка бүләкне үзендә калдыру өчен юллар күп инде. Бәлки, каз бүләк итәргәдер?
Әнвәр Нургалиевны бар халык зарыгып көткән икән. Искәндәр Хәйруллин җырчының чыгышы алдыннан аның чәчәген залга атты. Чәчәк артыннан сузылган кулларның берсенә бәхет елмайды. Шөкер, сугышмадылар. “Татар җыры”нда катнашу өчен күп кенә артистлар графикларын үзгәрткән. Әнвәр Нургалиев исә, “иң мөһиме халык мәхәббәте” диде. 
Халык мәхәббәтен күптән яулап алган ретро җырлар да булды. Сәгыйт Гыйбашев, Дамирә Сәетова, Гайфулла Абзалов, Радик Диниәхмәтов иң танылган хитларын башкарды. Бу йолдызларны да күрдек. Ә татар эстрадасында хәзерге вакытта тулы заллар җыйган җырчыларның кайберсе килмәгән...

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading