Каз өмәсе, дибез! Ә менә күркә өмәсе турында ишеткәнегез, күргәнегез булдымы? Ерак та барасы түгел ләбаса! Үзебезнең Казанда үзебезнең татар җырчысы Гөлназ Гафурова күркәләр үстереп ята. Үз йортлары белән яшәүче җырлы гаилә күркә өмәсе оештырган.
“Шәһәрдә яшәсәк тә, тавыклар, күркәләр асрыйбыз. Әниләр дә элек тавыклар үстерә иде. Укырга кайтып-китеп йөргәндә, тавыкларны ашатуым әле дә истә. Күркәләрне ел саен үстерәбез. Быелгыларын җәй башында алдык. Һәм менә салкын көздә эшкәрттек. Күркәнең йомыркасын да, итен дә ашыйбыз. Дөрес, йомырканы тавыклар кебек еш салмый алар. Без үзебез карап үстергән итне ашарга тырышабыз. Аннан да тәмлерәк, хәерлерәк ризык юк. Кыскасы, без итне кибеттән алу яклы түгел. Кызганыч, кәҗә, сыер асрарга мөмкинлек юк. Шәһәрдә яшәгәч, урын аз”, - ди Гөлназ.
Җырчы күркә асрауның җиңел булмавын әйтте. “Күркә үстерүнең үз нечкәлекләре бар. Ул тавык кебек бар нәрсәне дә ашамый. Яшелчәгә мөкиббән, яшел суган ярата. Комбикорм да ашатабыз. Аларны тавыклар белән янәшә асрарга ярамый, чөнки авырый башлыйлар”, - ди җырчы.
Бу гаиләдә күркә өмәләре күңелле уза икән. Гадәттә, өмәдә Гөлназның әнисе, сеңлесе, алма апасы катнаша. “Җырлый-җырлый эшлибез”, - ди ул.
Гөлназдан каз өмәсе белән күркә өмәсенең аермасы турында да сорадык. “Бу сорау белән кызыксынучылар бик күп. Күркә тавык кебек җиңел йолкына. Каз белән чагыштырганда, күркәне чистарту җиңелрәк”, - ди Гөлназ.
Быел Гөлназ Гафурова барлыгы җиде күркә үстергән. Иң зур күркәнең авырлыгы 16 кило булган. Афәрин, уңган хуҗабикә!
Эльвира ШАКИРОВА
Комментарийлар