Ә татар эстрадасында бүген барысы да диярлек сәламәтлек белән проблема кичерә. Ләйсән Гыймаева, Рөстәм Асаев, Салават Миңнеханов, Иркә, Мөнир Рахмаев һәм башкалар белән уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп барабыз. Проблемалары булмаса, профилактика өчен дә йөриләр. Аларга минем белән рәхәт, миңа да алар белән күңелле: сөйләшер өчен уртак темалар бик күп. Җырчылар сәхнәдән генә ялтырап торалар. Спортзалга килеп, тузган шортикларын кисәләр, җырчы икән дип беркем дә танымый. Артистмы, министрмы, йөк ташучымы – барысы да бер кыяфәттә.
Миндә шөгыльләнүнең сәгате 2,5 мең сум тора. Көненә 10-12 кеше белән шөгыльләнәм. График ярты ел алдан языла. 10-20 генә түгел, берьюлы 60ар тренировка сәгатен сатып алалар. Ни өчен? Чөнки башкарылган эшнең уңай нәтиҗәсе бар. ДЦП авырулыларга да ярдәм итәм. Кайчак миңа кешеләрне күтәреп алып киләләр һәм ул үз аякларында кайтып китә.
Әлбәттә, спорт – керемле бизнес. Җырлап, акча эшләп буламыни? Ул җырчылар килештереп кенә йөри, аларның күпме акча эшләгәннәрен беләм. Анда керемгә караганда, чыгымнар күп.
Комментарийлар