23 март көнне “Пирамида” концертлар залында Татар музыкаль телеканалы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы була. Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, җырчыларның һәм тамашачыларның көтеп алган әлеге музыкаль вакыйгасы быел да истә калырлык һәм шәп булачак!
Скопировать ссылку

«Барс-Медиа» татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева "ТМТВ" премиясен тапшыру тантанасының быел дүртенче тапкыр узуын әйтеп, елдагыча аның рекордларга бай булачагына ишарәләде.
– Быелгы тамашабызда 55 җырчы 45 номинациядә ярыша. Сәхнәдә 60тан артык биюче, 10 дуэт, барысы 48 номер булачак. Концерт, башка еллардагы кебек үк, алты сәгать дәвам итәчәк, – диде ул журналистларга.
Концерт сәгать биштә башлана, ә менә җырчыларның кызыл келәмнән узу тантанасын сәгать өчкә куйганнар. Кызыл келәм дигәннән, быел тамашаның бу өлешендә яңалык бар. Келәмне бу юлы "Пирамида" эчендә җәячәкләр.
Комментарийлар
0
0
Зинхар, алып баручылар теллэрен шомартып килсеннэр иде, бары тик унышлар телисе килэ!!!
0
0