Баянчы, көйләр авторы, җырчы – барысы да Илфир Искәндәров турында.
Мамадыш районы Түбән Яке авылы егете Илфир үзенең ихласлыгы, туры сүзле булуы белән игътибарны җәлеп итә.
– Илфир, сез гаиләдә төпчек өченче бала. Әти-әниләрегез авылда калырга үгетләмәдеме?
– Элек, чыннан да, төпчек бала төп нигездә калган. Ә хәзер замана икенче бит. Авылда яшьләргә эш юк. Без үскәндә колхоз гөрләп тора иде. Әти-әниләр дә шунда хезмәт куйды. Хәзер алар лаеклы ялда. Авылда мәктәп һәм почта бар инде. Ни кызганыч, авылда калырга теләгән яшьләр дә шәһәргә күчеп китә. Һәркемнең мул тормышта яшисе килә. Дөрес, авылда яшәүчеләр дә хәзер “шәһәрчә” тора.
– Балачагыгыз ничек үтте?
– Без күбрәк эшләп үстек. Эшне ир-атныкы, хатын-кызныкына бүлмәдек. Гаиләдә өч егет булгач, идән дә юдык, әнигә җиңелрәк булсын дип үзебезнең вак-төяк керләрне дә чайкатып элергә тырыштык. Әле хәтерлим, әни Мамадыш юлына өчпочмаклар, тәм-томнар сатарга йөри иде. Төшке аш вакытында чыгып китә, сатылып беткәч кайта. Без мәктәптән кайтуга өйдә шундый тәмле яңа гына пешеп чыккан өчпочмаклар исе тора иде. Шул өчпочмакларга бәрәңгене дә чистартып куйгаладык. Нинди эш кушалар, шуны эшләдек. Ә хәзер балалар барыбер иркендә, уйнап үсәләр. Кайберсенең кулыннан телефон төшми дә инде. Моңа әти-әниләр җаваплы карарга тиеш.
– Сез Алабуга сәнгать көллиятендә укыгансыз. Ни өчен Казан турында уйланмадыгыз?
– Мин иҗат юлын сайламаган идем. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганчы көрәш белән шөгыльләндем. Республика буенча призлы урыннар да отканым булды, ул чакларда миңа спорт якынрак иде. Ә сәнгать юлы буенча укырга керү – бабайның теләге. Мин аңа каршы килә алмадым. Безнең тәрбия шундыйрак иде. Дөресен әйткәндә, балачагым әби-бабай кочагында үтте. Югыйсә, өйдә дә әти-әниләр бик таләпчән булмадылар. Тик, нишләптер, әби-бабайга тартылдым. 5 яшьтән үк гармунда уйныйм. Балалар бакчасында да уенчыклар белән түгел, ә гап-гади такта кисәген тотып гармунда уйнаган рәвеш китереп йөргәнмен. Ике яктан да нәселдә иҗат белән бәйле шәхесләр бар. Бабай мине сәнгать белән кызыксындырырга тырышты. Пенсия акчасын җыеп зәп-зәңгәр гармун бүләк итте. Бабай күптән гүр иясе инде. Бүләк иткән гармуны аның истәлеге булып тора. Бәлки, кемдер сатып та җибәрер иде. Мин алай булдыра алмыйм, күңел тартмый.
– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
– Банкетларда чыгыш ясап йөргән вакытта таныштым. Кукмара районы Янил дигән авылда банкетлар залы бар. Шунда эшләргә баргач, Марсиләне күреп алдым. Кайткач, социаль челтәрләр аша аны эзләп таптым, шулай аралашып киттек.
– Беренче адымны үзегез ясадыгыз, димәк?
– Миңа калса, беренче адымны ир-ат ясарга тиеш. Дөрес, хәзер ир-ат белән хатын-кыз арасында мөнәсәбәтләр үзгәрә. Кызлар да беренче адым ясый. Тик ешрак: “Егет юк, яхшы кызлар юк”, – диләр. Ялгыз егетләр һәм кызлар бик күп. Белмим, үзләренә кирәкле кешене таба алмыйлармы? Ир-атка – бай хатын, ә хатын-кызга – бай ир кирәк. Яшьләр гаилә корырга да ашыкмыйлар. Без мәҗлесләрдә эшләгәч, бу хәлне үз күзләребез белән күзәтәбез. Гаиләләр дә бик тиз таркала. Кемдер 1 ай, кемдер 1-2 ел тора. Беренче чиратта, әти-әнигә кыен. Алар да балаларының ялгыз булуын теләми, оныклар сөясе килә.
– Сезнең гаиләдә патриархатмы?
– “Безнең гаиләдә мин баш”, – дип әйтә алмыйм. Без барысын да уртага салып, киңәшләшеп эшлибез. Мин “баш” дип, өстәлгә сугып, тавыш күтәрүнең мәгънәсе юк. Бер-беребезгә планнарыбыз турында әйтеп куябыз, балаларыбыз бар бит. Икебезнең дә үз эшләре булырга мөмкин, барысына аңлап карыйбыз.
– Озак очрашып йөрдегезме? Тәкъдим ничек ясалды?
– 5 еллап очрашканбыздыр. Гаилә корганчы Мәрсиләгә укуны тәмамларга кирәк иде. Бабай бакыйлыкка күчкәнче: “Болай йөрмәгез, өйләнешегез инде” – дигән иде. Танышып, сөйләшеп калдылар. Тик оныкларын күрмәделәр. Ике яктан да әби-бабайлар гүр ияләре инде. Мин артык романтик рухлы кеше түгел. Кайбер парлар бер-берсенә “матурым”, “песием” дип эндәшәләр. Мин андый әйберне дә өнәп бетермим. Бер-беребезгә исем белән генә эндәшәбез. Тәкъдим ясауга килгәндә чәчкәләрне, шәмнәрне, йөрәкләрне алдан әзерләп куеп, Марсиләне отельгә алып бардым. Артык кешеләр чакырмадык, менә шулай бик гади генә тәкъдим ясадым.
– Сез бер-бергезгә охшаганмы?
– Икебез ике төрле тәрбия алып үскән. Берничек тә охшаш була алмыйбыз. Гаилә коргач, бергә тормыш иткәч, бер-береңә охшый башлыйсыңдыр ул.
– Тормыш иптәшегез икенче бала тапкач, озак кына хастаханәдә ятты. Аларның хәлләре ничек?
– Йөклелек вакытында Марсилә бер-ике көн авырып алган иде. Шул вакытта балага да салкын тигән. Улым 27 декабрь туды, ә хастаханәдән аны 1 айдан соң гына алып чыктым. Балага тугач ук пневмония диагнозы куйдылар. Ул берничә көн реанимациядә булды. Марсиләнең хәле дә авыр иде. Бу вакытта башка төрле уйлар килде. Бала туды гына әле бит, шунда ук авырый башлады. “Ни өчен алай? Ул исән калырмы?” – дип уйландым. Кайда барып бәрелергә, нишләргә белмәдем. Яңа ел белән котлыйлар, 3 гыйнвар үземнең дә туган көн иде. “Рәхмәт”, – дип җавап бирдем, тик бәйрәм рухы булмады. Тормыш иптәшем хастаханәдә булганда мине башка хатын-кызлар белән бергә дигән сүзләр дә ирештерделәр. Гайбәт, нахак сүз тиз тарала. Белмим, кешеләргә ник кирәктер инде ул. Минем борчуларым – хатыным һәм баламның сәламәтлеге турында иде. Әти-әниләр, туганнар барысы да яхшы булачак дип әйтеп торды. Хастаханәгә мулла чакырып, балага исем куштык. Аннан исән-сау терелеп чыккач, өйдә иркенләп янәдән исем куштык. Шулай итеп улыбызга ике тапкыр исем куштык. Хәзер икесенең дә хәле яхшы, шөкер.
– Бу сынаулардан соң Марсиләгә карашыгыз үзгәрдеме?
– Көн саен янына барып хәл-әхвәлен белергә тырыштым. Башкача ярдәм итә алмагач, кәефен булса да күтәрергә теләдем. Марсилә бик гади, тыйнак ул. Ныклы, зур гаиләдән булса да, беркемне дә аермый. Улларыбыз да үсеп килә. Радельгә – 4 яшь, Эмильгә – 3 ай. Радель җырны бик ярата. Балалар бакчасына рәхәтләнеп җырлап барабыз. Узган елны концертлар белән йөрдек. Улыбыз да безнең белән иде. Махсус аны карарга килүчеләр дә булды (көлә). Марсилә балаларны күбрәк яклый, йомшаграк. Мин кирәк вакытта әйтеп куям инде.
– Тормыш иптәшегезнең әти-әниләренең бизнеслары бар дип беләм. Сезне табыш эзләп гаилә коруда да гаепләгәннәрдер.
– Ишеткән булды инде. Әмма мин бу мәсьәләне күпертмәдем. Безнең хисләрне, мөнәсәбәтләрне үзебез генә беләбез. Мин күп әйбергә күз йомарга тырышам.
– Сезнең сүзгә килгәнне күз алдына китерә алмыйм.
– Социаль челтәргә тормышның матур мизгелләрен генә куярга тырышасың инде. Көндәлек тормышта барысы да ал да гөл булмый. Әмма без атналар буе сөйләшмичә йөрмибез. Сүз уңаеннан бер-беребездән “гафу үтенмибез”. Барысы да ничектер үзеннән-үзе җайлана. Юк-бар белән башны катырмыйбыз.
– Кайчан көйләр иҗат итә башладыгыз?
– Мәктәптә укыган вакытта ук көйләр яздым, тик аларны беркемгә дә күрсәтмәдем. “Илфир, мондый җыр бар бит инде”, – дисәләр, оятымнан нишләрмен дидем. Укуны тәмамлагач, туган апа Саба районы Шәмәрдән авылының мәдәният йортына аккомпаниатор булып эшләргә чакырды. Шул вакытта күп җырлар язылды. Аннан Казанга килдем. Концертларда эшләргә үземнең гармуным да юк иде. Ике ел машина йөртүче булып эшләдем. Хезмәт хакына җырлар яздырдым. Акча җыеп 200 меңгә гармун алдым. Бергә эшләгән артистлар күп булды инде. Хәзер күбрәк җырлар иҗат итү, башкару белән шөгыльләнәм.
– Баянчы ач калмас, диләр. Хәзер дә шулаймы?
– Элек баянчы булу бик дәрәҗәле булган, аларны зурлаганнар. Ә хәзер үзең үҗәтлек күрсәтмәсәң, “минем эшлисем килә” дип янып тормасаң булмый. Баянчыга бөтенләй башка мөнәсәбәт. Кайбер концертларда матурлык өчен генә сәхнәгә чыгучылар да бар. Мин андый хәлгә каршы.
– Җырчылар да күбрәк үзләре өчен эшли бит.
– Сәүдә мөнәсәбәтләре булган өлкәдә шулай инде. Без дә мәҗлесләргә, концертларга йөрибез. Аннан эшләгән акчаны янәдән иҗатка кертәбез. Әле мин көйне үзем язам, берникадәр экономия. Җырның сүзләре, аранжировкасы өчен генә түлим. Алай да җырны яздыру хакы аз түгел.
– Көйләрне ничә сумнан сатасыз?
– 30 мең. Җырлар да, сораучылар да күп. Кайвакыт артистлар үзләре җыр сорап мөрәҗәгать итәләр дә, югалалар. Бер-ике атнадан гына җавап килергә мөмкин. Андый кешеләргә “сез дә безнең кебек гап-гади кешеләр, авыл балалары” – дип искәртеп үткәнем булды. Һәркемне тигез күрергә тырышам. Аерым темаларга гына тукталмыйм. Шагыйрьләр шигырьләрне җибәреп торалар. Кайчак шунда ук көй языла, ә кайвакыт айлар-еллар үтә. Мин төгәл, дөресен әйтә торган кешеләрне хөрмәт итәм. Көй ошамады дигән сүзләрне тыныч кабул итәм. Бу барысы да эш процессы. Дөрес, мин күбрәк лирик, моңлы көйләр язам.
Комментарийлар