16+

Раяз Фасыйхов: “Балалар интернетсыз тора алмый, тилерерләр иде, мөгаен”

07 апреля 2025, 13:32
995
0
2
Уку өчен 3 минут

4нче март Халыкара Интернет көне билгеләп үтелде.

Раяз Фасыйхов: “Балалар интернетсыз тора алмый, тилерерләр иде, мөгаен”

4нче март Халыкара Интернет көне билгеләп үтелде.

Сүз уңаеннан, Global Digital компаниясе мәгълүматлары буенча, 2022 елда интернеттан 4,95 млрд кеше кулланган. Бүгенге көндә барлык халыкның 62,5 проценты әлеге дөньякүләм пәрәвездә утыра.

Яраткан җырчыларыбыз исә интернетны гадәттә ни өчен куллана? Әлеге дөньякүләм пәрәвезгә тәүлегенә ничә сәгатьләрен сарыф итәләр? Интернеттан башка ничә көн яши алачаклармы? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез! 

Раяз Фасыйхов интернетны эш өчен дә, ял итү өчен дә куллана: электрон хәбәрләр җибәрә, социаль челтәрдәге аккаунтларын алып бара, фильмнар карый... «Сәгатьләр буе утырмыйм. Интернеттан башка да бик тыныч һәм рәхәт яшәр идем дип уйлыйм, яшәдек бит моңа кадәр. Ә менә хәзерге балалар интернетсыз тора алмый, тилерерләр иде, мөгаен»,– дип шаярта җырчы. 

Чираттагы җырчыбыз – Зәринә Асылкаева вакыт-вакыт интернет детокс оештырып алуы белән бүлеште. «Виртуаль дөнья күп вакытымны алып тора, кайвакыт арыта»,– дип искәртә җырчы. Күп кенә хатын-кызларга хас булганча, Зәринә социаль челтәрләрен актив рәвештә алып бара: риллслар да төшерә, постлар куя, яңа чыккан җырларын да урнаштыра. 

«Әле генә махсус кереп карадым, көне буена социаль челтәрләрдә 2-3 сәгать утырам икән. Бу бит инде аз түгел, күп дигәнне аңлата»,–  дип ассызыклый Алсу Фазлыева. «Кызганыч, хәзер интернеттан башка бер көн дә торып булмыйдыр. Ул бит яшәү рәвешенә әверелде»,– ди моңсу гына итеп Алсу. 

Танылган социаль челтәрдә 353 меңнән артык язылучысы булган тыйнак җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова үзен бер тамчы да блогер дип санамый. «Әйе, интернеттан кулланам, әлбәттә, вакыт булганда керәм. Әмма артык мавыкмыйм, үземне блогер дип санамыйм»,– ди Ландыш. 

«Интернетсыз тормышны күз алдына китерүе бик кыен. Эш турыдан-туры вертуаль дөнья белән бәйле булгач, социаль челтәрләрдә еш утырырга туры килә»,– ди Ризат Рамазанов. Тәмле рецептларны, төрле сорауларга җавапны нәкъ менә интернеттан эзләүләрен һәм тамашачылар белән биредә аралашуларын ассызыклый гаилә башлыгы. «Интернет эшләп торсын, аннан башка хәзер алга таба барып балмас»,– ди җырчы. 

Интернеттагы кушымталар, социаль челтәрләр – көн дәвамында Игорь Дмитриевка сулар һава сыман кирәк әйберләр. «Интернеттан башка яшәве кыен, бар нәрсә шунда. Сәхнәдә булмасам, буш вакытым табылса, мин гел Интернетта»,–  дип елмая яшь башкаручы. 

Гүзәл Идрисова тормыш иптәше Илназ Баһка караганда интернетта ешрак утыра булып чыкты. «Балалар тәрбияләгәндә ниндидер сорау туса, шунда ук вертуаль ярдәмчебезгә мөрәҗәгать итәбез. Әйтик, мәктәп, уку, һава торышы буенча көн саен нәрсә дә булса эзлибез»,–  ди җырчы. «Илназны кайвакыт социаль челтәрләрен юньләп алып бармаганга хәтта ачуланып та куям»,– ди интернеттан авылда гына ял итүче Гүзәл. 

«Мин, мөгаен, бер көн дә интернетсыз тора алмамын»,– дип сүз башлады Фирүзә! Ни өчен шулай икәнен дә бик җиңел аңлата җырчы. «Бөтен эш шунда хәзер, әмма берничә көнне интернетсыз уздырыр идем, эксперимент ясап караудан баш тартмас идем»,– дип бүлеште ул. 

Фото: https://ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading