Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Дәвамы.
Башы: Илназ Минвәлиев: «Минем белән көчсез хатын-кыз тора алмый»
– Тормыш иптәшегез белән дә уку йортында таныштыгызмы?
– Әйе, Динараны укыганда очраттым. Мин аны яклап чыккан идем, тулай торак алдында берәүнең яшь кызга бәйләнгәнен күреп, “тимә, ник бәйләнәсең аңа?” дип килеп дәштем. Ул спецназда хезмәт иткән егет булып чыкты, янында иптәше дә булган. Төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләктем шул чакта. Динара хәлемне белергә килде, рәхмәтләрен укый, мин аралашырга да әзер түгел идем, тормышта авырлык күреп кырыслана төшкән булганмындыр, әмма Динара үзенең ягымлылыгы, сабырлыгы белән үзенә карата алды. Бүгенге көндә минем өчен ул хөрмәткә лаек хатын-кыз. Ул чакта мин ялларга авылга кайтып киткәч тә, тәвәкәлләп мине эзләп кайтты.
– Бу хәл ничек булды?
– Гел искә алам шуны: авылга шундый матур, озын сарафан киеп кайткан. Андый матур кием бүтән күргәнем булмады, хәзер дә исемдә тора. “Үзеңнән бигрәк, сарафаның хәтеремдә” дип көләм хәзер дә. Динара мин көтмәгәндә кайтып керде, әтидән уңайсызланып калдым. Әти төшкә кайткан чак иде. “Бу кем?” дип сорый. “Менә аралашып йөри идек” дим. “Әйдә, керегез, төшке аш әзер” дип безне өстәл артына дәште. Менә шунда ашап утырганда Динараны үз итте әти. “Әйбәт хатын булыр бу, өйләнешегез!” – диде. Артык сүз әйтмәде. 18 яшьтә идек без. Дөрес, мин әле яшь, иртә дигән сүзләрне әйткәләдем. Әмма шул чакта Динараның көчлелеге, мәхәббәте җиңде. Гаилә – ир-ат яратуы белән түгел, хатын-кызлар яратуы белән тора, дип саныйм.
Башта пешекче булып эшләдем, өстәмә эш итеп, ит чабучы булып эшкә кердем. 25 мең акча эшләп, 24 меңенә әфлисун төсендәге “пятёрка” машинасы алган идем. Бер ресторанда хезмәт иткәндә анда Илһам абый Шакиров белән Хәмдүнә апа Тимергалиева утырды. Шул вакытларда Хәмдүнә апа белән аралашып киттек, иҗатка якынайдым, аның төркеменә алындым. Кечкенәдән җырларга бик ярата идем.
– Улларыгыз хакында сөйләшик әле, Илназ абый...
– Гаиләбездә өч малай үсеп буй җитте: Алмаз, Салават, Ильяс. Олы улыбыз Алмаз “кояшлы бала”. Ул безгә Аллаһның сынавы, рәхмәте. Бу сынауны ничек үткәнне үзебез генә беләбез. Бала тугач, табиблар да “Калдырыгыз балагызны! Сез яшь әле, тагын табарсыз!” диде. Әмма хатыным нык булды. Кайсы якка карасам да, бөтен нәрсәдә Динараның өлеше зур. Бала авыру тугач, аңа бик кыен булгандыр, әмма ул түзде. “Ничек яратсам да, сине тотмыйм. Китә торган булсаң, аңлармын. Әмма мин баланы калдырмыйм”, – дигән сүзләр әйтте хәтта. Аллаһның рәхмәте, безнең тырышлык, ярату белән без Алмазны ныгыта алдык.
Алмаз шундый кадерле, рәхмәтле, мәрхәмәтле, мәхәббәтле балабыз ул. Аңа Аллаһ бөтен нәрсәне өеп биргән, бездә булмаганны да биргән. Каршыма утыртам да, уйлап куям, мин көчлеме, шушы бала көчлеме дим. Ул көчле! Ул тырыш, ихлас. Алмаз начарлыкны уйлый белми, кешегә начар әйтә белми, бик йомшак күңелле.
– Бу сынауны үтәр өчен, бик нык булу таләп ителгәндер?
– Мин әти кеше буларак кызганып тормаска, баланы физик яктан ныгытып үстерергә тырыштым. Әни кеше жәлли торган була бит, шуңа да бала белән шөгыльләнгәндә Динараны якын китерми идем.
Берьюлы шулай өчебез гаилә белән циркка бардык. Үз уйларыма бирелеп утырам. Сәпидка атланган кәҗәләр, мотоциклга утырган аюлар чыга башлады. Үзем дә сизмәстән: “Боларны да өйрәтә алганнар, без баланы аякка бастыра алмабызмыни?!” дип кычкырып җибәргәнмен. Динара дәшеп туктаткач, янәшәдәге кешеләрдән оялган идем.
Хәзер улыбыз 27 нче яше белән бара. Кул биргәндә дә көчле итеп кысып ала, бик ныгыды. Ул чакларда бертуган сеңлем Гөлназ бездә тора иде, ул да энеләрен карарга ярдәм итте. Динараның әнисе – Дәлилә әни оныгы Алмазны дәвалауда зур ярдәм күрсәтте. Болар өчен якыннарыбызга бик рәхмәтлемен.
– Тормышта иң зур сынау дип нәрсәне саныйсыз?
– Аллаһ ата-анага балаларын соңгы юлга озатырга язмасын, дәвалап булмый торган начар авырулар күрсәтмәсен. Кайбер кеше тормыш вак-төягенә дә бик борчыла торган була, болар кайгы түгел. Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык сынаулар бирмәсен. Аның яраткан бәндәсен сынавын да аңлап яшәргә кирәк.
– Бүгенге көндә тормыш иптәшегезнең әбисе сездә дип беләм.
– Әйе, Динараның әтисенең әнисе 94 яшьлек карт әби бездә яши. Авырып, Арча районы хастаханәсендә ятканда хәлен белергә кайтып йөрдек. Бик кызгандым шул чакта әбине, Динара миннән узып берни әйтми. Үзем беренче булып: “Әйдә әбине алып кайтыйк, тәрбияләрбез. Әле без шушы яшьләргә җитә алабызмы-юкмы”, – дип әйтеп куйдым. Динара бик куанды. Электән әбинең чисталыгына-пөхтәлегенә соклана идем. Бик авыртса да, үз аягында йөри, бүген дә үз акылында, газеталар укый. Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен барыбызга да.
Айсылу Юлдашева
Комментарийлар
2
1
Ильназ жырларынны яратам, гаилэ .бэхете телим,.
0
0
2
0
Соклангыч
0
0
2
0
Куплэргэ урнэк. Савабы узлэренэ булсын
0
0
1
0
Бик тырыш кеше сез.
0
0