16+

Җырчы Рәфис Кәлимуллин: «Банкеттан акча эшләп яшибез инде»

Эстраданың популяр җырчысы Рәфис Кәлимуллин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Җырчы Рәфис Кәлимуллин: «Банкеттан акча эшләп яшибез инде»

Эстраданың популяр җырчысы Рәфис Кәлимуллин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Башы: Рәфис Кәлимуллин: “Шул буй белән дөнья гизеп йөрим әле”.

– Банкетта да чыгыш ясыйсыз, концертлар белән дә йөрисез. Кайсы отышлырак?
– Концерт кую бик кыен. Хәзер халык концертка йөрми. Монда үзебезнең дә гаеп бар. Бөтен адымнарыбызны социаль челтәрләргә урнаштырабыз. Аш бүлмәсендәге обойларыбызны да халык таный. Элек артистны сәхнәдә күреп истә калдыра идек. Концертларга йөрү ихтыяҗы булган. Ә хәзер халык артистны тәрбияли. Банкеттан акча эшләп яшибез инде. Тик андый мәҗлесләрдә генә йөрсәң, тамашачы концертка килмәячәк. Монда алтын урталыкны сакларга кирәк. Концерт ялгышларны кичерми. Халыкны көлдерәм дип, теләсә нәрсә сөйләргә ярамый. Алар сиңа бер сүз дә әйтми, тик икенче тапкыр килми.

– “Халык артистны тәрбияли” дип әйттегез. Ни өчен алай уйлыйсыз?
– “Тамашачыга ошар” дип җырлар иҗат итәбез. Күңелдән җырлаучылар бик аз калды. Мин андыйлар рәтенә кермим. Беркемне дә тәнкыйтьләмим, тик чын күңелдән җырламасам, сәхнәгә менүнең дә мәгънәсен күрмим. Фикер, бәлки, үзгәрер. Әлегә андый дәрәҗәгә җитмәдем.

– Нинди дәрәҗә ул?
–  Өч ай алдан бөтен билетлар сатылып бетү. Казанның зур сәхнәләрендә биш-алты көн тамаша кую. Минемчә, бу – зур дәрәҗә. Тик концерт куям дип кенә гаиләне ташларга әзер түгел. Болай да әйбәт кенә бара. Минем дә гади кеше кебек яшисем, тормышның тәмен тоеп каласы килә. Бу теләсә нәрсә эшләп йөрим дигән сүз түгел, әлбәттә.

– Димәк, үзегезне кысаларда тотасыз. Ирек кирәк түгелме соң?
– Әлбәттә, кысаларда яшим. Артык ирек күрә башласам, “миңа барысы да ярый” дигән фикерләр аркасында үзгәрермен дип уйлыйм. Иҗат мине шәхес буларак үстерә. Тышкы кыяфәткә дә бик нык игътибар итәм. Үземне формада тотам. Буем кечкенә, тазара башласам, бик зур күренәчәкмен. Атнага ике тапкыр спорт залына йөрим.

– Буем кечкенә дип әйттегез, оялган вакытлар булмадымы?
– Юк. 180 сантиметр буйлы егетләрнең дә авызларын салындырып йөргәнен күргән бар. Буем – 166 сантиметр. Шул буй белән дөнья гизеп йөрим әле. Буең кечкенә дигәннәргә ачу килә инде. Тешне кысып түзәм. Үземне тәнкыйтьләсәләр, бер сүз дә әйтмим. Гаиләмә, якыннарыма тисәләр, читтә калмыйм.

– Сезнең белән дуслашырга кыенмы?
– Дусларыма беркайчан да каршы килмим. Миннән файдаланырга теләүчеләрне тиз сизеп алам. Кешенең йөзенә, сөйләшүенә, киеменә карап та нинди икәнен әйтеп биргәнем булды. Минем алда уйнауның мәгънәсе юк, күземә карап, елмаеп, артымнан сөйләүчеләрне дә сизәм.

– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
– Лилия безнең авылга су керергә килгән иде. Беренче очрашуыбызга да алдан әзерләнмәдем, эштән соң, пычрак киемнәрдән туры килдем. Кичкә матур итеп киенеп чыктым инде. Лилиягә бер күрүдә гашыйк булдым. Ә ул күрешкәч үк миңа игътибар итмәде. Берничә егет аны озатып та йөрде, алар белән күрешергә туры килде инде (көлә). 

– Хәләлегезнең холкы нинди?
– Лилия бик тыйнак, кешелекле. Кызулыгы да бар. Сабыр, артыгын сөйләми. Бөтен танышларым да аны хөрмәт итә. Минем холкыма түзә, шуңа да рәхмәт.

– Холкыгыз начармы әллә?
– Өйгә кайтып дулаганым юк. Безнең гаиләдә зурдан тавыш чыкканы булмады. Тиз кызып китәм, андый вакытта сүз дә әйтә алам. Минем өчен барысы да тәртиптә, дөрес булуы мөһим. Төркемдә дә, өйдә дә бу кагыйдәне истә тотам. Төгәллекне яратам. 

– Кәефегез булмаганда нишлисез?
– Андый вакытларны кешегә күрсәтмим. Бүлмәдә дә бикләнеп утырмыйм, аралашуны да туктатмыйм. Дусларым андый халәтемне тиз тоеп ала. Кәефне күтәрергә тырышалар. Быел тешләрнең сәламәтлеген кайгыртырга туры килде. Җырлый алмадым, эшләр дә туктап торды. Шул чакта әзрәк моңсуланып алдым. Ярый әле авыл бар. Анда кайтып эшләгәч, кәеф күтәрелеп китте.

– Балага игътибар биреп җитешәсезме?
– Балага игътибар бирергә кирәк түгел. Ул сиңа карап үзе тәрбияләнә. Балаңның яхшы кеше булуын теләсәгез, үзегез яхшы булыгыз, үрнәк күрсәтегез. Кайбер чакларда таләпчәнлек, кырыслыкны да эшкә җигәргә кирәк. Камиләгә 9 яшь. Мәктәпкә үзе йөри, мин уянуга коймак та пешереп куя. Кызымны бик яратам. Бәхетле генә булсын.  

– Хәзер авылга кайтып яшәр идегезме?
– Андый уйларым бар. Ун елдан соң авылга яшәргә кайтырмын дип уйлыйм. Шәһәрдә торасым килми. Кибеткә, спортзалга барырга, кирәк-яраклар алырга җайлы, әлбәттә, тик авыл һавасы, тынычлык, гадилек сагындыра. Эшнең ояты юк. Кирәк булса, сыер да сава алам.

 

Язмага реакция белдерегез

23

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading