16+

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатыны: “Әйдәгез танышабыз”, - дигән хәбәрләрне көн саен алып торам

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатыны Эльмира-Тәтишканы “Давай поженимся” тапшыруына чакырганнар.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатыны: “Әйдәгез танышабыз”, - дигән хәбәрләрне көн саен алып торам

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатыны Эльмира-Тәтишканы “Давай поженимся” тапшыруына чакырганнар.

Бу хәбәрне ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә әйтеп үтте. Без Тәтишка белән элемтәгә чыгып җәһәт әңгәмә кордык.  

- “Давай поженимся” тапшыруына барачаксызмы соң?
- Дөресен генә әйткәндә, бу тапшыруның режиссерлары минем белән хәбәргә чыккач, шок хәлендә калдым. Нәрсә әйтергә дә белмәдем. Юкка гына миңа шалтыратмаганнар дип уйлыйм. Бәлки, алар кияү итеп Ришатны чакырырга булганнардыр. Бу хәлнең, һичшиксез, берәр аңлатмасы булырга тиеш. Мине дә, Ришатны да чакырып әзрәк шоу ясарга уйлыйлардыр, дигән фикерләрем дә бар. Әлегә тапшыруда катнашырга ризалык бирмәдем. Бу адымны, чыннан да, әйбәтләп уйларга кирәктер.

- Ришат белән мөнәсәбәтләрегез җылынып киткән кебек тоелды. Сез социаль челтәрдәге сәхифәгезгә дә аның концертларыннан өзекләр куйдыгыз бит.  Хәзер сезнең арада мөнәсәбәтләр нинди?
 - Ришат белән эш буенча гына аралашабыз. Концерттан видеоларны халык күбрәк белсен, дип куйдым. Бик шәп, көчле яңа программа әзерләдек. Ришат белән 4 ел бергә булдык. Бу вакытны тиз генә сызып атып та, онытып та булмый. Бәлки, Ришат бу мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе хәл ителер дип уйлыйдыр. Аның өчен җавап бирә алмыйм.

- “Мин дә тәти”, - дип язылган плакат та күтәреп чыкты кызлар. Бу хәлгә ничек карыйсыз?
- Ришатның төп аудиториясе - хатын-кызлар. Әлбәттә, аның фанатлары, иҗатын яратучылар булырга тиеш.  Андый плакатны күргәч, бераз шатланып та куйдым. Бу хәлгә юмор белән карадым. Кызлары да бик чибәр, Ришатның да сөйкемле сөяге бар. Гомумән, артист белән гаилә корганнар, башкалар тарафыннан игътибар зур булуны кабул итәргә тиеш.

- Сезнең белән танышырга теләүчеләр күптер?
- “Әйдәгез танышабыз”, - дигән хәбәрләрне көн саен алып торам. Миңа булган игътибарыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Тик әлегә җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгелмен. Эш тә күп, тегендә-монда чабып йөрим. Барысына җитешәсе килә. Халыкның минем белән кызыксынуына да шаккатам. Әлбәттә, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Бәлки, үземә дә сәхнәгә чыгарга вакыттыр. Бу өлкә мине бик нык кызыксындыра. 

- Социаль челтәрдәге шәхси сәхифәгездә реклама куймыйсыз. Ни өчен? Блогерлар, җырчылар шуннан да керем ала бит.
- Реклама тәкъдимнәре еш килә. “Безнең кибеткә килегез, бушка киенә аласыз”, - дип язалар. Нәрсә генә тәкъдим итсәләр дә ризалашмыйм. Бушка киенү кирәк тә түгел. Реклама ясаганчы бу продуктны тикшерергә кирәк. Еллар буе үзеңдә сыналган әйберне генә кешегә киңәш итәргә ярый. Кибеткә беренче тапкыр гына килеп, реклама төшерү  дөрес түгел. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Кеше сезгә ышанып, реклама ясалган җиргә бара. Анда күрсәтелгән хезмәт аларга ошамаса, үз өстенә җаваплылыкны кем алыр?

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading