16+

Җырчылар 23 февральгә бүләк сайлый

Календарь битендә – 21 февраль, димәк, ике көннән Ватанны саклаучылар бәйрәме җитә!

Җырчылар 23 февральгә бүләк сайлый

Календарь битендә – 21 февраль, димәк, ике көннән Ватанны саклаучылар бәйрәме җитә!

23 февральгә идеаль бүләк ул нәрсә? Гадәттә, популяр артистларыбыз әлеге бәйрәмгә нәрсә бүләк итә һәм кабул итеп ала? Гомумән, һәр бәйрәм шәп булсын өчен аны ничек уздырырга кирәк? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез! 

Әнвәр Нургалиевның бүләкләргә артык исе китми булып чыкты. “23 февральгә хатыным ягыннан яратып караган бер караш та җитә. Бәйрәм яхшы булсын өчен яхшы кәеф кирәк”,– дип искәртә Әнвәр абый. 

Гүзәл Идрисова Ватанны саклаучылар бәйрәменә бүләк сайлау темасына бик җитди карый. “Кирәкле әйберләр бирергә тырышам. Мәсәлән, яңа күлмәк, машинага аксессуар... Әтигә бүләк әле алырга өлгермәдем, ә Илназга 14 һәм 23 февральгә бергә кушып бирәм”,– ди җырчы. 
Сер итеп кенә әйтәбез, Гүзәл тормыш иптәшенә табигатькә чыга торган җыйнак кына инструментлар җыелмасы алган, ә улларын кинога яки берәр күңел ача торган җиргә алып барырга исәпли. 

“23 февральгә, гадәттә, носки, открытка бирәләр, ә менә идеаль бүләк, минемчә, ул  – массажга сертификат”,– ди Илнар Миранов. “Бәйрәм яхшы узсын өчен яхшы кәефтә булырга кирәк, әйләнә-тирәбездәге матурлыкны күрә белсәк иде. Илләребез тыныч булсын”,– ди җырчы.

Игорь Дмитриев соравыбызга юмор белән җавап кайтара. “Бүләк сайлау минем өчен бик катлаулы эш. Барлык бәйрәмнәргә дә иң яхшы, отышлы бүләк – ул акча”,– дип искәртә яшь башкаручы.

“Бүләкне һәркем кабул итеп алырга ярата! Әле син күптәннән хыялланган нәрсәне бирсәләр, икеләтә шәп”, – дип  сүз тотты Миндияр Шәймарданов. “Миңа тынычлык бүләк иткәннәрен яратам, бәйрәм көнне бер кая да бармыйча, өйдә калуны кулайрак күрәм. Мине борчымауларын сорыйм! Хатыным моңа ияләнде инде”,– ди җырчы. “Без гел дөнья куабыз, кайвакыт кайдадыр ял итүгә караганда, өйдә якыннарың белән булу да җитә,– дип ассызыклый Миндияр.

Фирүзә беренче эш итеп, барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне бн тәбрик итә һәм сорауыбызга җавап бирә. “Безнең бәйрәм традициябез бар: кызлар белән иртәнге аш әзерләп, әтиебезне сыйлыйбыз, тәбриклибез. Бу көнне ял итәргә тырышабыз, гаилә белән төрле җирләргә барабыз. Гадәттә, 23 февраль көнне чаңгы шуарга тауга юл тотабыз”,– ди җырчы. 

“Бар эшеңне читкә куеп, бер кичеңне якын кешеңә багышлау бик әйбәт”,– ди Алмаз Мирзаянов. “Телефоннардан аерылып, улың белән берәр кая барып кайтсаң, өеңдә ике “капка” ясап, гап-гади туп белән футбол уйнап алсаң, әтиеңнең армия альбомы белән янына утырып аның хәтирәләрен тыңласаң, моннан да кыйммәтле бүләк юктыр!”,– дип җылы җавабы белән бүлеште җырчы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading