Эстраданың иң танылган автор-башкаручыларының берсе, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
Зөфәр Хәйретдинов: ““Өч тапкыр үлемнән калдым”
– Сезне “җырчыларның адвокаты” дип тә атыйлар. Башкаручылар арасында җыр бүлешүләр дә гадәти күренешкә әйләнде. Мондый бәхәсләрдә кем гаепле?
– Бәхәс күбрәк автор белән җырчы арасында туа. Аннан ике башкаручы җыр бүлергә тотына. Җырчыларның адвокаты да, хөкемдары да булырга туры килә. Кайчак артистларга канун ярдәмендә дөрес булмауларын исбатлап, урынына да утыртасың. Автор да, җырчы да булгач, ике ут арасында яшәдем. РАОда инде бер елга якын эшләмим. Бер дә үкенмим.
– Иҗаттан арыган вакытларыгыз булдымы? Мондый халәттән ничек чыктыгыз?
– Иҗади кризис яшь вакытта беркайчан булмады. Бер сәгать эчендә дүрт-биш җыр язган чаклар бар иде. Алар бит кәгазьдә генә калмады, зур сәхнәләрдә башкарылды. Хәзер артык җырлыйсым да, көйләр язасым да килми. Гастрольләрне дә арганга күрә туктаттым. Беркайчан да иҗат табыш китерер дип уйламадым. Ул сулау, ашау белән бер иде. Хәзер дә “концерт ясагыз” дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Озын юлларны авыр кичерәм, кан басымы күтәрелә. Үземне интектерүнең мәгънәсе юк. Бераз ялкауландым да. Шигырь бик нык ошаса гына иҗат итәргә кабынып китәм. Икенче җырлар җыентыгын эшлисем килә.
– Зөфәр абый, яшь вакытта кызлар белән күп очраштыгызмы?
– Яратканнарым күп булды. Бер күрүдән гашыйк буласың да, аралаша башлагач кына кешенең чын йөзен күрәсең. Тормышта төп максатым – гаилә кору, балалар үстерү булды. Хатынымны бик күпләр арасыннан сайлап алдым. Аны миңа туганнарым тәкъдим итте. Таныштык, аралаша башладык. Зөһрәнең, чыннан да, яхшы кеше булуына инандым. Озакка сузмадык, гаилә кордык. Шашып яратып өйләнмәдем. Тик язмышымда Зөһрә булуына мең рәхмәт әйтәм.
– Бергә тормыш итүегезгә быел 40 ел була икән. Бәхетле гаилә коруның серләре нәрсәдә?
– Җырчы тормышы һәрвакыт кеше күз алдында. Гастрольләргә күп йөрергә туры килде. Тамашачылар да сиңа сокланып карый. Өйләнсәм дә, тиз гашыйк була торган холкым үзгәрмәде. Чибәр кызлар күргәч, күзләрдә ут кабынгалады. Күз төшкәннәр булды инде. Зөһрә барысын белсә дә, сабыр итте. Мин дә андый мөнәсәбәтләрне тирәнгә җибәрмәдем. Тормыш иптәшемне дөрес сайлаганым икән. Вакыт узу белән мәхәббәт тә үзгәрә. Хатының иң якын дустыңа әйләнә. Хәләлеңә карата хөрмәт арта. Зөһрә табиб булып эшләгәч, гастрольләрдә йөргәндә балаларым өчен күңелем тыныч булды. Без 20 елдан артык үз йортыбыз белән торабыз. Хәләлем авыл кызы булмаса да, җирдә эшләүнең тәртибен белә. Яхшы сыйфатларын санап бетерерлек түгел.
– Мөнәсәбәтләрегездә авыр чаклар да булгандыр. Аларны ничек кичердегез?
– Тормыш иптәшемә өйләнгәнче үк: “Минем турында начар сүзләр ишетсәң, борчылма. Бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшик”, – дидем. Ул бу сүзләрне игътибарга алды. Авыр булса да, сынауларны бергә үттек.
– Бәхәсләрдән соң кем беренче гафу үтенде?
– Мин бәхәсләшә белмим, тыңлап кына торам. Хатын-кызларга шаккатам, әллә сүзләрне дә алдан әзерләп куялар инде. Хәтта сүз кыстырырга мөмкинлек тә булмый. Кешеләрнең бер-берсенә тавыш күтәрүен кечкенәдән яратмыйм. Мин күпчелек очракта дәшми калам.
– Балаларыгыз ни хәлдә?
– Улым да, кызым да гаиләле кешеләр. Биш оныгым бар. Ял көннәрендә бергә җыелабыз.
– Сез нинди бабай?
– Оныкларымны бик яратам. Иң кечкенәсенең хәтта теле дә “бабай” дип ачылды. Шуннан аңлагыз инде. Оныклар белән уйнаганда үземдә балачакка кайтып килгән төсле булам.
– Җырчы булмасагыз, кайсы һөнәрне сайлар идегез?
– Спортны яратам. Өйдә теннис, туплар һәм башка спорт җиһазлары бар. Команда белән атнага ике тапкыр волейбол уйнарга җыелабыз. Минем белән бергә шөгыльләнүчеләр балаларымнан да яшьрәк. Алар: “Зөфәр абый, кайчан картаясың инде?” – дип шаярталар. Гаиләмне дә спортка тарттым. Начар гадәтләрем юк. Сигез елдан артык намазда, шөкер. Улым да дин юлында, хәтта хаҗга да барды. Кызганыч, беренче хатыны аны аңламады, гаиләләре таркалды. Хәзер исә, тормыш иптәше дә үзе кебек намазда.
– Намазга басарга нәрсә этәрде?
– Әти-әниләрем дингә якын булды. Язмыш та бик күп сынады. Ким дигәндә өч тапкыр үлемнән калдым. Кечкенә вакытта өебезне яшен суккан хәтеремдә. Йорт яна башлаган, ә мин йокыдан уянмаганмын. Әти янгыннан аңсыз гәүдәмне күтәреп чыккан. Чак кына исән калдым. Үлем белән тагын бер тапкыр көтү көткәндә очраштым. Башта көн кызу булды, аннан салкын җил чыкты. Ә сарыклар шуны гына көтеп торган төсле йөрергә тотындылар. Кояш куе болытлар артына качты. Яшенле яңгыр башланды. Биш-алты сарык читкә китте. “Яшен вакытында йөрмәсәгез дә була инде”, – дип әйтеп кенә бетердем, китереп сукты... Аңымны югалттым. Күзләрне ачкач, үземне тотып карадым. “Мин әле исән икән”, – дип уйлап куйдым. Ә янәшәмдә булган алты сарыкны да яшен суккан. Хәтта янымда булган чыбыркымның сабы да янып чыккан иде. Бер тәүлек буе колагым зыңлады. Хәзер дә яшенле яңгыр килүен алдан сизәм. Өченче очрак – Мисырда ял иткәндә булды. Коралл рифларын карарга бардык. Диңгез тыныч түгел иде. Дулкыннары бик зур кебек тоелмады: “Теләге булганнар коралларга кадәр йөзеп бара ала”, – диделәр. Мин ризалаштым. Ярты юлга җиткәч, хәл бетә башлады. Коралларга көчкә барып җиттем. Аз гына хәл алдым да, корабка таба йөзәргә тотындым. Тәмам хәлем бетте. “Хәзер үләрмен инде”, – дип уйладым. Гел көтмәгәндә су астыннан акваланг белән ике кеше килеп чыкты. Аларның иңенә таянып хәл җыйдым. Аллаһ Тәгалә ярдәме белән генә исән калдым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар