16+

Зәйнәб Фәрхетдинова "булачак килене" Римма Никитина турында ни уйлый?

Казандагы күңел ачу үзәкләренең берсендә җырчы Дилә Нигъмәтуллина туган көн мәҗлесе оештырды. Мәҗлестә татарның танылган җырчылары шактый. "ШК" хәбәрчесе дә әлеге мәҗлестә катнаша.

Туган көн мәҗлесендә Римма Никитина Зәйнәб Фәрхетдинованың улы АкБулат белән бик җылы аралашты. Талгын биюгә дә бергә чыктылар алар. Кем кем белән биемәс, дияр идең, ләкин Римма белән АкБулат кич буе бергә булды. Кочаклашып фотога да төштеләр. Римма безгә "АкБулат белән күптәннән аралашабыз, ул шундый әйбәт", дип белдерде.

Реклама

Шул ук мәҗлестә катнашкан Зәйнәб апаның да фикерен белештек: "Мондый килен кирәкме сезгә?" - дип сорадык. "Римманы җырчы буларак кына беләм. Без дә бит Зөфәр белән икебез дә - җырчылар. Икең дә артист булу авыр, ләкин ияләнәсең инде. Башта гастрольләргә бергә йөри идек, хәзер үзем генә чыгып китәм, сагынып кайтам", - диде Зәйнәб ханым.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading