16+

2019 елда эшләгәнем нигә стажга кермәгән?

Иминиятләштерелгән затның шәхси лицевой счет торышы формасындагы белешмәдә югары уку йортында көндезге бүлектә укыган еллар стажга кертелмәгән.

Иминиятләштерелгән затның шәхси лицевой счет торышы формасындагы белешмәдә югары уку йортында көндезге бүлектә укыган еллар стажга кертелмәгән.

Шулай ук 2019 елда эшләгән елларны да исәпкә алмаганнар. Бу ни өчен шулай икән? 

Айлинә Зарипова,
Казан.

Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлегендә клиент хезмәте җитәкчесе Вера Гордеева аңлатуынча, СЗИ-ИЛС формасындагы, ягъни иминиятләштерелгән затның шәхси лицевой счет торышы турындагы белешмәгә иминият пенсиясенә кертелә торган периодлар языла. «Россиядәге иминият пенсияләре турында»гы 400нче канун нигезендә (2013 елның 28 декабреннән гамәлдә), пенсиягә чыкканда иминият стажын нәкъ менә шул документ нигезендә исәплиләр. Шуны да әйтергә кирәк, укыган еллар әлеге формада чагылмый. Анда бары хезмәткәр турындагы мәгълүматлар гына теркәлеп бара. Эш бирүче хезмәткәре турында мәгълүматны пенсия идарәсенә 1 марттан да соңга калмыйча тапшырырга тиеш. 2019 елгы эш стажы 2020 елда шәхси лицевой счетта чагылыш табачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading