Абыйга өлеш тиешме?
Без фатирда өч кеше – мин, әни һәм әти яши идек. Әниебез вафат булды, ул үз өлешен миңа васыять итеп калдырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Без фатирда өч кеше – мин, әни һәм әти яши идек. Әниебез вафат булды, ул үз өлешен миңа васыять итеп калдырды.
Тик канун буенча, әни әтигә дә өлеш чыгарырга тиеш булган икән. Безнең абый да бар. Әти-әнинең олы улы. Аңа әнинең мирасыннан өлеш чыгарга тиешме?
Зәмирә Салихова,
Яшел Үзән.
Россия дәүләт Гадел хөкем университетының Казан филиалында гражданлык хокуклары кафедрасы кандидаты доцент Вероника Карягина аңлатуынча, Россия Гражданлык кодексының 1149нчы маддәсе буенча, мирасчының балигъ булмаган яки эшкә яраксыз балалары, эшкә яраксыз әти-әнисе йә хатыны, ире, иждивениедә булган эшкә яраксыз туганнары васыятьнамәдә күрсәтелмәгән очракта да, мирастан өлеш дәгъва итә ала. 2019 елның 1 гыйнварыннан, канун нигезендә, 50 яшькә җиткән хатын-кызлар, 60 яшькә җиткән ирләр бу хокукка ия. Кыскасы, бу фатирда яшәүче тол калган пенсиядәге ир эшкә сәләтсез категориягә керә. Шуңа да ул васыятьнамәдә күрсәтелмәсә дә, аңа өлеш чыгарылырга тиеш. Бу уңайдан Гражданнар кодексының 1131нче маддәсе буенча, васыятьнамәне дөрес түгел, дип санарга да җирлек бар, әмма анда канун буенча мирасчы булырга тиешле кызы күрсәтелү сәбәпле, васыятьнамәне гамәлдә дип исәпләргә кирәк. Ә абыегыз үзен-үзе кайгырта ала, ул балигъ, эшкә сәләтле, шуңа да бу очракта аңа әниегезнең мирасыннан өлеш каралмаган. Димәк, әниегезнең өлеше сезгә, әтиегезгә бүленәчәк.
Эльвира Мозаффар әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар