Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы һәм вакцинацияләү буенча белгече Дмитрий Лопушов вакцина кадатуның кайбер нечкәлекләре турында сөйләде.
– Коронавируска каршы антитәнчеккә тест тапшырдым. Нәтиҗәсе уңай. Димәк, ковид кичергәнмен. Мин QR-код ала аламмы?
– Юк. Диагноз кую һәм COVID-19 белән авырганнар федераль регистрына теркәүне медицина оешмасы башкарырга тиеш. Коронавируска уңай ПЦР-тест һәм пациент сүзләре буенча куелган диагноз QR-код алу өчен нигез була алмый. QR-кодлы сертификат диагноз куйган көннән алып 6 ай дәвамында гамәлдә.
– Авырган очракта, QR-кодны ничек алырга?
– Сезнең турыда мәгълүмат федераль регистрга кертелгәннән соң, Россия Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта сертификат күренәчәк. Шунысы мөһим – Дәүләт хезмәтләре порталында сезнең хисап язмагыз расланырга тиеш.
– Порталда авырып терелгәннән соң гына теркәлдем. Миңа QR-код килерме?
– Бу очракта, сезнең мәгълүматлар кабат җибәрелсен өчен, яшәү урыны буенча дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– QR-код алу өчен нинди вакцина кадатырга кирәк?
– QR-код Россиядә теркәлгән препаратлар белән вакцинацияләү тәмамланганнан соң килә. Икенче прививкадан соң: Спутник V (Гам-Ковид-Вак); ЭпиВакКорона; КовиВак. Беренче прививкадан соң: Спутник Лайт.
– Ярты ел элек прививка ясаттым. Ревакцинацияләү вакыты җитмәдеме әле?
– Беренче вакцинацияләүдән соң 6 ай узгач, коронавирустан кабат прививка ясатырга мөмкин. Шул ук вакытта QR-код 1 ел дәвамында гамәлдә.
Дания Нәгыйм әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар