16+

Белгечләр өйгә киләчәк

Пенсия фонды үлгән кешеләрнең акчаларын алып яткан, дигән хәбәр ишеттем. Бу дөресме икән?  Алмаз, Мамадыш. 

Белгечләр өйгә киләчәк

Пенсия фонды үлгән кешеләрнең акчаларын алып яткан, дигән хәбәр ишеттем. Бу дөресме икән?  Алмаз, Мамадыш. 

Сез бу хәбәрне дөрес аңламагансыз. Татарстанның Пенсия фонды хәбәр итүенчә, тикшерү вакытында пенсия бүлегенең үлгән кешенең туганнарына пенсияне дөрес түләмәве ачыкланган. Ягъни туганы вафатыннан соң бу хакта пенсия бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Пенсия соңгы ай өчен генә түләнә. Әмма кайбер кешеләрнең үлеме турында хәбәр итеп тормыйлар, нәтиҗәдә туганнары вафат кеше өчен законсыз рәвештә пенсия алып ята. Бу күбесенчә пенсияне карточка аша алучыларга кагыла. Аннары дөреслек ачыклангач, акчаны кире кайтарып бирергә теләмиләр. Шуңа да пенсия фонды белгечләре, өйләргә йөреп, пенсионерларның үзләре белән күрешергә булган.
Кредит исәпләрендә күптән хәрәкәт булмаган, 1934 елгы һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрнең йортларына барып тикшерәчәкләр. Пенсия фонды хезмәткәрләренең үзләре белән таныклыклары булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading