Биометрия ни өчен кулланыла?
Социаль челтәрләрдә актив рәвештә 31 августка кадәр биометрияне җыюдан һәм урнаштырудан баш тартуга гариза бирергә кирәклеге турында мәгълүмат таралды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Социаль челтәрләрдә актив рәвештә 31 августка кадәр биометрияне җыюдан һәм урнаштырудан баш тартуга гариза бирергә кирәклеге турында мәгълүмат таралды.
Югыйсә аны, янәсе, банкоматлар һәм кол-үзәкләр җыя башлаячак. Бу алай түгел. Әлеге вазгыятькә карата “Российская газета” аңлатма бирә.
Нәрсә ул биометрия?
Бу уникаль физиологик һәм биологик характеристикалар: йөз, бармак эзе, тавыш, кар1 кан тамыры яки күзнең челтәр катлавы. Биометрия ярдәмендә күп хезмәтләр дистанцион форматка күчерелә. Биометрик мәгълүматларны беркем дә рөхсәтсез җыя алмый. Аларны сезнең ризалыгыгыз белән генә кулланырга мөмкин.
Биометрияне кем җыя ала?
2023 елдан башлап бөтен биометрия Бердәм биометрик системада (ЕБС) гына сакланачак. Биометрияне "Биометрия дәүләт хезмәте" мобиль кушымтасы аша һәм банкларда теркәргә мөмкин. Тиздән – күпфункцияле үзәкләрдә дә.
Кем биометрия җыя алмый?
Биометрияне коммерция оешмаларына, шулай ук банкоматларга, видеокамераларга, кол-үзәкләргә һәм башкаларга җыю тыела.
Мәгълүматлар кайда саклана?
Мәгълүматлар Бердәм биометрик системада саклана – хәзер анда йөз һәм тавыш.
Биометрия ни өчен кулланыла?
Бары тик гражданлык өлкәсендә дәүләт һәм башка хезмәтләр өчен генә. Күзәтү өчен – юк! Бердәм биометрик системаны кулланып гражданнарны күзәтү мөмкин түгел.
Биометрияне тапшырганмы икәнне ничек белергә?
Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк. Анда “Профиль”, ә анда “Биометрия”не табарга. Анда биометрия теркәлгәнме-юкмы, аны ничек рәсмиләштерергә яки бетерергә икәнлеге дә күрсәтелгән.
Әгәр биометрия теркәлмәгән булса, нишләргә?
Биометрияне банкта, "Биометрия дәүләт хезмәте" мобиль кушымтасында теркәргә мөмкин. Яки берни дә эшләмәскә мөмкин. Шул ук вакытта ашыгыч рәвештә күпфункцияле үзәккә барырга һәм аңардан баш тартам дип гариза язарга кирәкми, чөнки сезнең биометрия болай да системада юк.
Биометрия җыюдан нинди срокта баш тартырга мөмкин?
Ризалык алынмыйча ул җыелмый да. Әгәр биометрияне тапшырган булсагыз, аны теләсә кайсы вакытта, хәтта 31 августтан соң да бетереп атарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
Комментарийлар