16+

Гаризаны өйдән генә тапшырып буламы?

1 төркем инвалидны караганга бирелә торган түләүгә гаризаны дистанцион рәвештә тапшырып буламы? Исемем редакция өчен генә.

Гаризаны өйдән генә тапшырып буламы?

1 төркем инвалидны караганга бирелә торган түләүгә гаризаны дистанцион рәвештә тапшырып буламы? Исемем редакция өчен генә.

Сорауга Вахитов районы пенсия бүлегендә клиентлар хезмәте җитәкчесе Елена Шмотова җавап бирә:
– Тапшырып була, шулай эшләргә кирәк тә. Барлык гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын киметү өчен кеше күп булган урыннарга бармаска һәм документларны шәхси кабинет аша тапшырсаң яхшырак.
1 төркем инвалидны караганга компенсация алыр өчен гаризаны гражданның шәхси кабинеты аша бирергә кирәк. Беренче гаризада инвалидны караучы кеше үзенең яшәү урынын, инвалидны карый башлаган датаны күрсәтергә тиеш. Икенче гаризада инвалид кеше (яки аның ышанычлы кешесе) тәрбияләүче хезмәтенә риза булуын белдерә. Аннары алдан язылу буенча пенсия бүлегенә документлар китерелә. Әгәр балага 14 яшь икән, укудан тыш вакытында инвалидны карауга әти-әниләре, опека органнары каршы килми дигән белешмә кирәк булачак.
Тәрбияләүченең көндезге бүлектә укуын раслый торган белешмә сорала. Аны тәрбияләүче үзе укый торган мәктәптән, югары уку йортыннан, көллияттән алырга тиеш. Әгәр дә тәрбияләүче кеше студент та, укучы да түгел икән, бу гражданның эшсезлек буенча пособие алмавын раслый торган белешмә кирәк. Аны теркәлү урыны буенча мәшгульлек үзәгеннән пенсия бүлеге үзе соратып ала. Компенсация түләве гражданин мөрәҗәгать иткән, гаризалар тапшырган датадан гына билгеләнә. Бу түләү инвалидның пенсиясенә өстәлеп килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading