14 яшькә кадәр бизнес белән шөгыльләнергә ярыймы?
Улыма 15 яшь. Компьютер программалары ясау белән шөгыльләнә, интернет аша хезмәт күрсәтергә һәм үз эшен башлап карарга тели. Яшүсмерләргә бизнес алып барырга ярыймы? Моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Эльмира Салиева, Казан.
– Соңгы елларда яшьләр арасында эшмәкәрлек белән кызыксынучылар саны арта бара. Күп кенә мәктәп укучылары интернет-проектлар булдыра, кул эшләнмәләре сата, дизайн, программалаштыру, видеомонтаж хезмәтләре күрсәтә. Әмма закон буенча бизнес белән шөгыльләнүнең үз таләпләре бар. Эшмәкәрлек алып бару мөмкинлеге кешенең яшенә һәм хокукый статусына бәйле.
14 яшькә кадәр бизнес белән шөгыльләнергә ярыймы?
Юк. Россия кануннары буенча 14 яшькә кадәрге балалар кече яшьтәге балигъ булмаганнар булып санала. Алар мөстәкыйль рәвештә юридик әһәмияткә ия булган гамәлләр башкара алмый. Шуңа күрә рәсми рәвештә үз бизнесларын ачарга хокуклары юк.
14 яшьтән соң мөмкинлекләр артамы?
Әйе. 14 яшьтән башлап яшүсмер шәхси эшмәкәр (ИП) булып теркәлә ала. Әмма моның өчен ата-анасының, уллыкка алучының яки попечительнең нотариаль рәвештә расланган язма ризалыгы кирәк. Әгәр яшүсмер никахта булса яки суд карары нигезендә тулысынча эшкә сәләтле дип танылса, өстәмә рөхсәт таләп ителми. Шулай итеп, 14 яшьтән башлап яшүсмер рәсми рәвештә эшмәкәрлек алып бара ала, ләкин ата-аналар контроле астында.
ҖЧҖ ачарга мөмкинме?
Канун буенча 14 яшьтән соң яшүсмер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (ҖЧҖ) нигез салучысы яки катнашучысы була ала. Ләкин мөһим чикләүләр дә бар. Ул компания директоры булып эшли, хезмәткәрләр яллый яки оешма исеменнән мөстәкыйль килешүләр төзи алмый. Мондый гамәлләр өчен законлы вәкилләренең ризалыгы кирәк булачак.
16 яшьтән нәрсә үзгәрә?
16 яшьтән соң яшүсмер эмансипация үтәргә мөмкин. Эмансипация — балигъ булмаган кешене тулысынча эшкә сәләтле дип тану. Әгәр яшүсмер хезмәт килешүе буенча эшли яки ата-анасы ризалыгы белән бизнес алып бара икән, опека органы яки суд аны мөстәкыйль гражданин дип танырга мөмкин. Бу очракта ул инде ата-анасы рөхсәтеннән башка да эшмәкәрлек белән шөгыльләнә ала.
Яшүсмерләргә кайсы салым режимы уңайлырак?
Белгечләр фикеренчә, иң җайлы вариант үзмәшгульлек статусы алу. «Һөнәри керемгә салым» режимын 14 яшьтән рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен бухгалтерия алып барырга кирәкми, барлык операцияләр «Минем салым» мобиль кушымтасы аша башкарыла. Ләкин хезмәт күрсәтү яки товар сату белән бәйле килешүләр төзегәндә ата-аналарның язма ризалыгы кирәк булырга мөмкин.
Җаваплылык кем өстендә?
Күп әти-әниләрне нәкъ менә шул сорау борчый. Әгәр 16 яшькә кадәрге яшүсмер административ хокук бозса, җаваплылык еш кына ата-аналарга йөкләнә. Ә 16 яшьтән соң күпчелек административ хокук бозулар өчен ул инде үзе җавап бирә. Шуңа күрә бизнес башлап җибәргәнче, яшүсмергә генә түгел, аның әти-әнисенә дә барлык хокукый нечкәлекләрне өйрәнү мөһим.
Юрист киңәше
Яшь кешенең үз эшен башларга теләве — уңай күренеш. Әмма эшмәкәрлек романтика гына түгел, җаваплылык та икәнен онытырга ярамый. Килешүләр, салымнар, клиентлар каршындагы бурычлар — болар барысы да җитди караш таләп итә. Шуңа күрә балигъ булмаган эшмәкәрләргә эшне рәсми юл белән алып барырга, кирәкле рөхсәтләрне вакытында алырга һәм финанс мәсьәләләрендә ата-аналар белән киңәшләшеп эш итәргә киңәш ителә.
Россиядә үз бизнесыңны рәсми рәвештә 14 яшьтән башлап алып барырга мөмкин, әмма күп очракта ата-аналарның ризалыгы кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар