Иремнән туйдым – нишләргә?!
Хөрмәтле редакция! Ирем белән ун ел гомер итәбез.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Хөрмәтле редакция! Ирем белән ун ел гомер итәбез.
Моңа кадәр начар яшәмәдек төсле. Балалар бакчасына йөрүче ике балабыз, бергә салган йортыбыз, машиналарыбыз бар. Тик кешегә әйтергә дә оят – ирем мине туйдырды. Ул һәрчак ачуымны чыгара, кайчак балалар каршында да үземне тыеп кала алмыйм. Аның бар белгәне эш тә эш. Ул акча алып кайта, димәк, шуның белән эше беткән дип саный. Аерылышырга дисәң, җитди сәбәп тә юк сыман, тик болай да яшәп булмый, миңа нишләргә?
Гөлия, Арча.
Укучыбыз соравына психолог Әлфия Гәрәева җавап бирә.
– Гөлия игътибарны күбрәк балаларга бирә бугай, конфликт шуннан килеп чыгарга мөмкин. Чыннан да, мәктәпкәчә яшьтәге балалар аеруча күп игътибар һәм тәрбия сорый, бу исә ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә киеренкелек тудырырга мөмкин. Гаиләгә һәм бала тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк. Ял көннәрендә балаларны кемгә дә булса калдырып, ресторан яки кафега барып кайту, авылда яшәсәләр, бергәләп район үзәгенә барып яки табигатькә чыгып, үзләре генә аралашу комачау итмәс. Чөнки гаиләдә үзеңне әти-әни генә итеп түгел, ә ир белән хатын итеп тоеп, сөеп-сөелеп тә яши белергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Римма Сыдыкова: Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча лидер булып тора
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
Комментарийлар