16+

Истә тотыгыз: имтихан алдыннан йөрәк дарулары эчәргә ярамый

Имтихан алдыннан тынычландыра торган йөрәк дарулары эчәргә ярыймы? Нык борчылам. Мин чыгарылыш сыйныф укучысы. 

Имтихан алдыннан тынычландыра торган йөрәк дарулары эчәргә ярыймы? Нык борчылам. Мин чыгарылыш сыйныф укучысы. 

Кардиолог табиб, Россиядә кардиологлар җәмгыяте әгъзасы, терапевт Альбина Шаһидуллина аңлатуынча, имтиханнар алдыннан зыянсыз булып тоелган валерьянка тамчылары да эчәргә киңәш ителми, бу мәктәп укучыларының игътибарын киметергә мөмкин.  Әлеге препаратның организмга ничек тәэсир иткәнен алдан белеп булмый, артык тынычланып, баланың эшкә сәләте сүлпәнәергә, аллергия дә башланырга мөмкин. Мөһим эш алдыннан кешенең стресс кичерүе, борчылуы нормаль күренеш. Аның белән көрәшергә дә кирәкмидер бәлки. Күп очракта борчылуны төрле ысуллар белән җиңәргә тырышу күп көчне ала, нәтиҗәдә, имтихан биремнәрен чишәр өчен укучының игътибары кими. 

Альбина Шаһидуллина имтихан алдыннан даруларсыз гына тынычланырга киңәш итә. Дөрес туклану мөһим.  БДИ алдыннан катлаулы углеводларга бай ризыклар ашарга, ә аксым күп булган азык-төлектән тыелып торырга кушалар. Ятар алдыннан ашаган ризык йокы сыйфатына да тәэсир итә. Кайбер ризыклар тиз йоклап китергә булыша. Кичке ашка иң әйбәте – яшелчәләрдән пешерелгән рагу, дөге, солы боткасы, яшелчә салаты. Төнгә каршы итле ризык, бәрәңге, консерва, кәбестә ашарга киңәш ителми. Борчылы, артык баллы тәм-томнар да йокыны качыра. 

Борчылудан котылуның тагын бер ысулы – аяк бармагыннан алып маңгайга кадәр барлык мускулларны да чиратлап ял иттерү. Тәнегезнең һәр өлешен тойганнан соң, барлык мускулларны берничә минутка киеренкелеккә китерегез, аннары  кабат ял иттерегез. Тынычланган килеш берничә минут утырып торыгыз. Бу күнегүне хәтта имтихан вакытында да эшләргә була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading