16+

Кайсы вакцина куркынычсызрак?

Коронавируска каршы ике төрле вакцина турында сөйлиләр. Алар нәрсә белән аерыла? Кайсы куркынычсызрак? Азалия Нәҗмиева, Казан.

Кайсы вакцина куркынычсызрак?

Коронавируска каршы ике төрле вакцина турында сөйлиләр. Алар нәрсә белән аерыла? Кайсы куркынычсызрак? Азалия Нәҗмиева, Казан.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы ике вакцина теркәлгән.
«Спутник V» —катнаш вакцина. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү институтында эшләнгән. Былтыр август аенда теркәлгән. Хәзер аны Татарстанда теләгән кеше ясата ала.

«ЭпиВакКорона» исә пептидлы антигеннар нигезендә ясалган. Анысы Роспотребнадзорның “Вектор” фәнни-тикшеренү институты тарафыннан булдырылган. Әлегә анысын республикага кайтармадылар. Вакциналарның икесе дә куркынычсыз булып санала. Берсендә дә коронавирус вирусы юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading