Әлеге сорауга "Гаилә" мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): "Кеше бу дөньядан киткәч, аның гамәл дәфтәре ябыла. Адәм баласы үзе исән булмаса да, өч очракта аның гамәл дәфтәрләре ачыла", - ди. Беренчесе: балалары, якыннары һәм туганнары аның өчен дога кылганда. Икенчесе: җәрия сәдакасы, ягъни юл салган, агач утырткан, мәчет- мәдрәсә төзеткән булса, шуларның савабы кешеләрдән алардан кулланганчы барачак. Өченчесе: файдалы гыйлем. Кемне дә булса дога укырга өйрәткән булса, ул кеше доганы укыган саен, әрвахка аның савабы язылып бара.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар