Быел гыйнвардан кешеләрнең пенсияләре артты. Ә минеке шулай ук калды. Ник алай булды икән? Флюра Ибраһимова, Казан.
– Гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнде. Акчага әйләндергәндә, пенсиягә уртача 1000 сум өстәлде. Дөрес, кайбер пенсионерлар моны әллә ни сизмәде. Бу аеруча федераль социаль түләүләр алучыларга кагыла.
Татарстанда иң аз пенсия яшәү минимумыннан, ягъни 8232 сумнан азрак булырга тиеш түгел. Айлык пенсия шул суммага җитсен өчен, кешегә федераль түләүләр билгеләнә. Пенсия индексацияләнгәннән соң, федераль түләүләр суммасын киметергә туры килә. Нәтиҗәдә, пенсия артып, өстәмә түләүләр кимегәч, гомуми сумма әллә ни үзгәрми, пенсиянең артканы да сизелми кебек, – дип аңлатты Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә социаль түләүләр бүлекчәсе җитәкчесе Марина Ермохина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ничек оялмый 8232 Сум пенсия дип сейлерге кирек. Мин шуна шак катам .Шушы акчаны кулларына тоттырып бер ай яшетерге иде.Гади халыктан келепте карыйлар индееее.
0
0
0
0
Ислэре китэ аларнын ,пенсияне артырдык диеп эйтэлэрдэ э кибетлэрдэ ашамлыкларнын бэялэре хэркенне диярлек арта бара.
0
0