16+

Пенсионер бурычка батса...

Түләү вакытлары чыккан кредитларым бар. Хәзерге вакытта бурычлар өчен пенсиянең 75 процентын тотып калалар. 3000 сум акчага ничек яшәргә? Пенсиядән акча тотып калуның чикләнгән билгеле суммасы бармы? Фәния, Казан.

Пенсионер бурычка батса...

Түләү вакытлары чыккан кредитларым бар. Хәзерге вакытта бурычлар өчен пенсиянең 75 процентын тотып калалар. 3000 сум акчага ничек яшәргә? Пенсиядән акча тотып калуның чикләнгән билгеле суммасы бармы? Фәния, Казан.

Казан шәһәре Яна Савин районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатканча, пенсиядән өлешчә тотылып калган акчаның күләме 229нчы федераль канунның 99 маддәсендә һәм Россия Хезмәт Кодексының 138нче маддәсендә билгеләнгән. Гомум кагыйдәгә нигезләнеп, бурычны каплау максатыннан хезмәт хакыннан һәм бурычлының башка керемнәреннән (шул исәптән пенсиядән) 50 проценттан да күбрәк акча тотылып калынмый. Кайбер искәрмәләр бар, балигъ булмаган балаларга каралган алимент түләве, сәламәтлеккә китерелгән зыян (тәрбияләүчесенең үлеме белән бәйле зыян), җинаять аркасында китерелгән зыянны каплау очраклары вакытында бурычлы гражданның хезмәт хакы яисә башка керемнәреннән иң күбе 70 процент бурычны тотып калырга хаклы.

Берничә башкарма эш ачылганда, 229нчы канунның 111нче матдәсе нигезендә таләп итүченең шартларын канәгатьләндерү чират буенча башкарыла: беренче чиратта балигъ булмаган балаларга каралган алимент түләве, сәламәтлеккә китерелгән зыянны (тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыянны) җинаять аркасында китерелгән зыянны каплау һәм мораль зыянны компенсацияләү шартлары канәгатьләндерелә. Икенче чиратта – эштән чыгарылганда бирелә торган түләү һәм хезмәт килешүе буенча эшләүче хезмәткәрләрнең эшенә түләү, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре өчен авторларны бүләкләү шартлары. Өченче чиратта – бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләү шартлары. Дүртенче чиратта – калган башка шартлар.

Билгеләп үтәргә кирәк, һәр чиратның шартлары, алдагы чиратның бурычын тулы күләмдә түләп бетергәннән соң гына канәгатьләндерелә. Бер чират кысаларында (төрле таләпчеләрдән башкарма кәгазьләре булган очракта) шартлар таләпчеләргә тиеш булган суммаларга пропорциональ рәвештә үтәлә. Бу мәсьәләдә тулырак суд приставларының район бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading