16+

Пенсия кемнәргә арта?

Газетаның бер санында, 1 апрельдән пенсия 7 процентка артачак, дип язылган иде. Гыйнвардан пенсиябез артты, анысына рәхмәт. Апрельдән тагын артачакмы? Кама Тамагы районыннан газета укучыгыз.

Газетаның бер санында, 1 апрельдән пенсия 7 процентка артачак, дип язылган иде. Гыйнвардан пенсиябез артты, анысына рәхмәт. Апрельдән тагын артачакмы? Кама Тамагы районыннан газета укучыгыз.

Монда 1 апрельдән социаль пенсия арту турында сүз бара. Чынлап та ул апрельдән 7 процентка артыр, дип көтелә. Казан шәһәре Вахитов районының пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, социаль пенсия төшенчәсе бар кешегә дә кагылмый.

Ул хезмәт стажы булмаганнарга, билгеле бер сәбәпләр аркасында картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы булмаганнарга билгеләнә. Моннан тыш ул инвалидларга, инвалид балаларга, тәрбиячесен югалтканнарга, ятимнәргә, әти-әнисе билгесез балаларга да түләнә. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашканнар, Ленинград блокадасында булганнар, радиация­дән зыян күргән кешеләр, Чернобыль фаҗигасендә һәлак булганнарның туганнарына да социаль пенсия каралган.

1 апрельдән индексация кешенең эшләү-эшләмәвенә карамастан ясалачак. Инвалидлык буенча пенсия алучы кеше эшләгән очракта да арткан пенсияне алачак. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучыларның эшләгән очракта пенсияләре вакытлыча артмаячак, дип аңлаттылар Казан шәһәренең Вахитов районы пенсия бүлегендә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading