Балабызга – бер ай. Резус факторы – тискәре. В гепатитына каршы прививка ясатырга кирәк. Педиатр безне карады да прививка ясатырга җибәрде. Резус-фактор башкаларныкы кебек булмаганда, берәр анализ бирергә кирәк түгелме?
Садыйковлар гаиләсе, Алабуга.
Сорауга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының иммунитетны ныгыту буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов җавап бирә:
– Педиатр, баланың сәламәтлеген тикшергәннән соң, прививка ясатырга рөхсәт биргән икән, өстәмә анализлар тапшыру таләп ителми. Канның резус факторы ике төрле була: тискәре һәм уңай. Тискәре резус-факторлы кешеләр барлык халыкның 15 процентын тәшкил итә. В гепатитына каршы прививка ясатканда, резус-факторның нинди булуы роль уйнамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар