16+

"Путин акчасы" күчмәде. Әллә гариза язаргамы?

Яңа ел алдыннан танышларым балаларына “Путин акчасы”н алдылар. Тик миңа никтер күчмәде. Әллә моның өчен гариза тапшырырга кирәкме? Айназ Сафиуллина, Казан.

"Путин акчасы" күчмәде. Әллә гариза язаргамы?

Яңа ел алдыннан танышларым балаларына “Путин акчасы”н алдылар. Тик миңа никтер күчмәде. Әллә моның өчен гариза тапшырырга кирәкме? Айназ Сафиуллина, Казан.

Киров районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, Россия Президенты указы белән 7 яшькәчә балаларга 5 мең сум акча бирелә башлады. Әлеге түләү 17 декабрьгә 8 яше тулмаган балаларга каралган. Әлеге акча “социаль казна”дан, ягъни түләү билгеләсеннәр өчен аерым гариза язарга кирәк түгел. Моңа кадәр 3 яшькәчә һәм 3-16 яшьлек балалар өчен түләү алган гаиләләргә бу акча автомат рәвештә билгеләнә. Яңа гариза язу кирәк түгел. Әгәр дә бала 1 июльдән соң туган икән, яки әти-әни “Путин акчасы”н алыр өчен мөрәҗәгать итмәгән булса, банктагы исәп счетының ревизитларын күрсәтеп гариза язу сорала. Бу гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Әгәр бала өчен акча күчәргә тиешле банктагы хисап ябылган икән, шулай ук яңа гариза таләп ителә. Документны Дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинет, йә Пенсия фондының клиент хезмәте аша тапшырырга була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading