16+

Штрафны ничә көндә түләргә кирәк?

Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф язганнар иде. Һич шуны түләргә вакыт таба алмыйм. Штрафны ничә көн эчендә түләргә кирәк? Айрат Сабиров, Теләче.

Штрафны ничә көндә түләргә кирәк?

Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф язганнар иде. Һич шуны түләргә вакыт таба алмыйм. Штрафны ничә көн эчендә түләргә кирәк? Айрат Сабиров, Теләче.

Татарстанның дәүләт автоинспекциясе хезмәте хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә, административ җаваплылыкка тартылган кеше штрафын ул законлы көченә кергәннән соң, кимендә алты ай эчендә түләргә бурычлы. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25нче маддәсе 1нче бүлеге буенча вакытында түләнмәгән штраф өчен өстәмә штраф каралган. Ул түләнмәгән штрафның икеләтелгән суммасын тәшкил итә, 1000 сумнан да ким була алмый. Яки кешене 50 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр, шулай ук 15 тәүлеккә тимер рәшәткә артына ябулары да бар.
Быелның алты ае эчендә юл иминлеге инспекторлары вакытында штрафын түләмәгән кешеләргә карата барлыгы 14 мең административ материал теркәгән. 8889 кешегә өстәмә штраф салынган. Штрафлар күп җыелган очракта транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Шул рәвешле суд приставлары быелның алты аенда 234 транспорт чарасына арест салган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading