– Мин хезмәт ветераны саналам. Күптән түгел генә табибка теш куйдырырга бардым. Ул исә төрле сәбәпләр табып, теш куймады. Хәзер ветераннарга ташламалар беткәнме икән әллә?
Гөлсирә апагыз,
Буа.
Пенсионерларны теш протезлары белән тәэмин итүне финанслау Федераль иминият хезмәте тарафыннан башкарыла. Сезнең очракны индивидуаль карар өчен ФССның “кайнар линиясе”нә шалтыратырга мөмкин. Телефон номеры: 88002005151.
Оператив штабның туры эфиры вакытында Республика стоматология поликлиникасы баш табибы Ләйсән Моратова Татарстанда кемнәргә бушлай теш куйдырырга мөмкин дигән сорауга җавап биргән иде.
“Ташламалы шартларда тешләрне пенсия яшенә җиткән хезмәт ветераннарына, Бөек Ватан сугышы вакытында тылда эшләүчеләргә, сәяси репрессия корбаннарына, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә ия булучыларга, Татарстан каршында казанышлары өчен орден ияләренә, Ана даны медале ияләренә, “Фидакарь хезмәте өчен” медален алучыларга куйдырырга мөмкин”, – дип аңлатты табиб.
Моңа кагылышлы карар 2015 елда ук республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан чыгарылган булган.
Тешләрне бушлай куйдыру өчен үзегез яши торган җирлектәге дәваханәгә яисә Республика стоматология дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ләйсән Моратова сүзләренчә, протезларны 3 елга бер тапкыр куйдырырга мөмкин. Куелган тешләргә 12 айлык гарантия бирелә.
Табиб сүзләренчә, әлеге процедураны узу өчен чират бөтенләй юк диярлек. Пациент табибка мөрәҗәгать иткән көнне үк аны карыйлар, консультация уздыралар һәм таләп ителгән очракта авыз куышлыгын дәваларга җибәрәләр.
“Протезларны кую бушлай. Әлеге процесс, авыз куышлыгының әзерлек дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, ике айдан да озакка сузылмый”, 0 ди Ләйсән Моратова.
Комментарийлар