16+

Телефоннан янасалар... кем ярдәм итәр?

Үз гомеремдә дә мондый хәлгә калганым юк иде. Телефоннан таныш түгел бер кеше шалтырата.

Телефоннан янасалар... кем ярдәм итәр?

Үз гомеремдә дә мондый хәлгә калганым юк иде. Телефоннан таныш түгел бер кеше шалтырата.

Очрашырга чакыра, әгәр дә янына бармасам аның кулында имеш минем шәрә килеш төшкән фотографияләрем бар, аларны интернетка куям дип куркыта. Мин аның белән озак сөйләшеп тормыйм, тавышын ишетүгә элемтәне өзәм, ә ул кабат-кабат шалтырата. Һәр яңа номеры кара исемлектә. Үзем курыкмыйм да, әмма бу хәл кайчанга кадәр дәвам итәр икән, туйдырды бит. Аннан котылыр өчен нишләргә?

Сафия.
Казан.

Сезгә шуны гына киңәш итә алабыз, таныш түгел номерларны алмагыз. Әгәр дә сабырлык дигәне сына икән, трубканы алсагыз да аның нинди сүзләр белән янавын яза барыгыз. Үз гомерегез өчен куркасыз икән, полициягә гариза языгыз. Әгәр дә сезнең фотоны интернет челтәренә урнаштыра икән, аңа РФ Җинаятьләр Кодексының 137 нче маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк.  

Җавапны телеграм каналдагы юрист Екатерина Громова җавапларын кулланып Гөлнур Шәрәфиева әзерләде
Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading