16+

Аэропортта бурычыңны түләрсең, ләкин очып китә алмассың?!.

Россиядә 24 декабрьдә “Үзеңнең бурычларың турында бел” (“Узнай о своих долгах”) акциясе үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан да катнаша.

Аэропортта бурычыңны түләрсең,  ләкин очып китә алмассың?!.

Россиядә 24 декабрьдә “Үзеңнең бурычларың турында бел” (“Узнай о своих долгах”) акциясе үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан да катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Альберт Ибәтуллин сөйләгәнчә, республикада быелның 11 аенда түләү бурычлары булган кешеләргә карата 1,5 миллион башкарма эш беркетмәсе тутырылган. Аларның түләү бурычлары гомүм исәптә 109 миллиард сум.
— Ни өчен шулкадәр зур сан? - дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Бу берничә ел дәвамында җыелып килгән сумма. Кайбер кешеләрнең 15 миллион сум бурычы бар, хәтта. Моңа физик затлар гына түгел, ә юридик затлар да керә. Ел дәвамында 15 миллиард сум бурыч кайтарылды, хезмәт хаклары буенча 70 миллион сум түләттерелде, - дип җавап бирде Альберт Ибәтуллин.

Кешенең түләү бурычлары 30 мең сумнан артса, ул чит илгә чыгарылмый. Ләкин, алимент түләве 10 мең сумнан арткан очракта да кеше аэропорттан чемоданын күтәреп яки тәгәрәтеп, кире өенә кайтып китәччәк. Альберт Ибәтуллин кисәткәнчә, алиментчыларга чаралар кырысрак.
— Аэропортта бурычларыңны түләп, шунда ук очып китәргә буламы?-дип чираттагы сорау юлладым.
— Бурычларыңны түләгән очракта да, шул көнне үк чит илгә очып китә алмыйсың. Түләү расланып, таможняга хәбәр килеп ирешсен өчен 1-2 көн кирәк. Шунлыктан, түләү бурычларыңны берничә атна алдан башкарып бетерү зарур,-дип киңәш бирде Альберт Ибәтуллин.

Белеп торыгыз: кешенең 3 мең сум бурычы булган очракта да аның күчемсез милкенә, транспорт чарасына арест салынырга мөмкин. Мондый уңайсыз хәлдә калмас өчен үзеңнең түләү бурычларың бармы яки юкмы икәнлеген Суд приставлары федераль хезмәте сайтыннан , шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталыннан (“шәхси кабинет” та теркәлү кирәкле) әледән-әле карап-белешеп тору хәерле.

Кайбер кешеләр үзләренең түләү бурычлары, түләнелмәгән штрафлары барлыгы турында белми дә йөри икән. Суд приставлары федераль хезмәте хезмәткәрләре “Үзеңнең бурычларың турында бел”  акциясе кысаларында, 24 декабрьдә Казандагы эре сәүдә үзәкләрендә һәм “Казан” халыкара аэропортында халыкка белешмәләр бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading