16+

Балалар омбудсмены Волынец: "Һәр нарасый гаиләле булсын иде"

5-9 апрель көннәрендә республикабызда «Россия – 1» телеканалында чыгып килә торган «Когда все дома с Тимуром Кизяковым» тапшыруының «У вас будет ребенок» сәхифәсе өчен сюжетлар төшерәчәкләр. Проект өчен опека органнары 20 баланы тәкъдим иткән.

Балалар омбудсмены Волынец: "Һәр нарасый гаиләле булсын иде"

5-9 апрель көннәрендә республикабызда «Россия – 1» телеканалында чыгып килә торган «Когда все дома с Тимуром Кизяковым» тапшыруының «У вас будет ребенок» сәхифәсе өчен сюжетлар төшерәчәкләр. Проект өчен опека органнары 20 баланы тәкъдим иткән.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда республикабызда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның тормышын яхшырту буенча зур эшләр башкарыла. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынецның видеосюжетлар төшерүне оештыру турындагы инициативасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплап ала. 2011 елдан «Бала видеопаспорты» проекты гамәлгә ашырыла башлый.

«Мин балалар йортларының бөтенләй бетүен телим. Һәр нарасый гаиләле булсын иде. Ләкин матди якны яхшырту өчен генә бала алучылар да, спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланучы гаиләләр дә бар. Без бу проблема белән көрәшәбез. Дәүләт һәр баланы кайгыртырга тиеш һәм ул шулай эшли дә», – диде журналистлар белән очрашуда Ирина Волынец.

«Бала видеопаспорты» проекты кысаларында, ятим балаларның 40 минутлык фильмнар рәвешендәге шәхси видеопаспортлары булдырыла. Аларны карап, әти-әниләр гаиләгә тапшырылачак бала белән алдан ук һәрьяклап таныша ала. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның 491 видеопаспорты әзерләнгән. 371 бала, шул исәптән 133 яшүсмер, 70 мөмкинлекләре чикләнгән бала, 168 бертуганнары булган балалар гаиләле булган. 2020 ел йомгаклары буенча, республика гаиләләрендә бу категориядәге 9 486 бала яши һәм тәрбияләнә. Әти-әнисез калган 640 бала гаиләле булу турында хыяллана.

«Баланы гаиләгә алганчы, һәр әти-әни үз көчен, үз мөмкинлеген исәпкә алсын иде. Бала өчен озак вакытка сузылган танышу, бер-берләренә ияләшү чоры – бик зур психологик яра. Танышып йөриләр дә, баш тарталар. Шуңа балалар йортларының бусагасын атлап кергәнче үк, булачак әти-әниләрнең ныклап уйлауларын телим», – дип фикерләрен җиткерде һәр бала өчен җан атучы журналист, «У вас будет ребенок» сәхифәсен алып баручы Елена Кизякова.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading