– Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз һәм коткыга бирешмәгез. Баланың кайдалыгын белергә мөмкин булган һәркемнән сорашып, сөйләшеп чыгыгыз. Соңгы вакытта төшкән фотосурәтне табыгыз һәм сабыйның югалуы турында полициягә гариза языгыз. Аны теркәүне таләп итегез. Полиция гаризаны кабул итүдән баш тартырга тиеш түгел. Югалган вакытта баланың өс, аяк киемнәре һәм шәхси әйберләренең җентекле сурәтен, бары аңа гына хас булган билгеләрен атарга кирәк, – дип киңәш бирде ул безгә.
– Өйдән чыгып китүнең еш очраган сәбәпләрен атагыз әле.
– Бу, беренче чиратта, гаилә әгъзаләре арасында чыккан тавыш, гауга, кырын эшләр белән мавыгу, контроль җитмәү, баланың психик яктан тайпылышы. Шулай ук сукбай тормышка хирыслык. Кайбер балалар мәктәптәге йөкләнешкә түзә алмый, яшьтәшләре белән уртак тел тапмый. Төшенкелек, курку хисе, үзең өчен каршы тора алмау балаларны упкынга этәрә, ялгыш адымга кертеп җибәрә. Балаларда өйдә көткән җәзадан курку, үзенә игътибар юнәлтү хисе дә качып китүдә зур роль уйный.
Балалар арасында “профессиональ качкыннар” термины да бар. Кайчак аларны табып, өйләрендә калдырып китәбез, ә алар икенче көнне үк янә кача. Андыйларны атналар буе эзлибез. Мондый очракларда урамдагы һәр баганада эзләү турындагы белдерүләр булышмый, «качкын» аларны күрә һәм тирәнгәрәк яшеренергә тырыша. Тикшерү, эзләү үткәрә башлыйсың, яшьтәшләре белән аралашасың. Нәтиҗәдә баланың әти-әнисе арасындагы низаг барлыгы, өйдән китәргә уйлавы ачыклана. Ә өлкәннәр моны яшереп, эзләүне катлауландыра гына.
– Баланы тиз табып алу өчен ата-аналарга нинди киңәшләр бирәсез?
– Хәзерге вакытта баланы югалтмау өчен бик күп мөмкинлекләр бар: аның белән даими шалтыратышып торыгыз, телефонга яки планшетка аның кайдалыгын белү өчен мобиль кушымталар урнаштырыгыз, GPS-трекерлар алып, аны киемгә тегегез. Әгәр улыгыз яки кызыгыз килешкән вакытка өйгә кайтмаган булса, көтеп торып, вакытны әрәм итмәгез. Шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Шулай ук гражданнарны уяу булырга чакырам. Урамда югалып калган, берүзе басып торган баланы күргәч, тизрәк полициягә шалтыратыгыз һәм бала белән бергә хокук сакчысының килүен көтегез.
Киртләп куй:
Балагыз югалса:
Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы – +7 (843) 291-21-21.
“Лиза Алерт” Россиякүләм эзләү-коткару отряды – 8(800)700-54-52.
Иҗтимагый төбәкара коткару отряды – +7 927 444 112 7 (тәүлек буе эшли).
Чаллыдагы «Василиса» эзләү отряды – +7 (927) 044-56-85.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар