16+

“Бай” пенсионерлар кими

Татарстанда пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр көтелә. Моңа бәйле канун проектын Дәүләт Советы утырышында карадылар. Сүз башлыча пенсиядәге кешеләрнең милке белән бәйле.

“Бай” пенсионерлар кими

Татарстанда пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр көтелә. Моңа бәйле канун проектын Дәүләт Советы утырышында карадылар. Сүз башлыча пенсиядәге кешеләрнең милке белән бәйле.

Депутатларга канун проектын республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте.
Моңа кадәр пенсионер милке хисабында торак өчен булмаган бина яисә бинаның бер өлеше булган икән, ул чагында аңа социаль ярдәм күрсәтүдән баш тартырга мөмкиннәр иде. Ягъни пенсиядәге кешенең торагында квадрат метрлары артык күп икән (еш кына ул әлеге дә баягы шул кладовкалар хисабына артып китә дә инде), ул өстәмә ярдәмнән колак кага.

Бу исемеккә кладовка, яшелчәләр саклый торган урыннар, баскыч мәйданчыкларында урнашкан чоланнар кергән. Ә гараж һәм машина урыны алар рәтендә саналмаган.

“Бик күп мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, күчемсез милек исемлегенә торак булмаган биналар эчендә урнашкан 15 квадрат метрдан артмаган урыннарны кермәскә карар кылынды”, – дип аңлатты министр ханым. Кыскача әйткәндә, әгәр дә сезнең яшелчәләр саклый торган кладовкагыз яисә башка урыныгыз бар икән, аның мәйданы 15 квадрат метрдан кимрәк булган очракта, сез “бай” пенсионерлар исемлегеннән төшеп калып, адреслы социаль ярдәм алу хокукына ия булачаксыз.

Утырышта, нишләп 15 квадрат метр гына, дип сүз кузгаткан депутатлар да булды. Бу территорияләр буенча чикләүләр куймаска дигән тәкъдим дә яңгырады. Мисалга, пенсионерның чоланы 16 квадрат метр икән, аңа тагын ярдәм булмый дигән сүз бит инде. Әмма Эльмира Зарипова сүзләренчә, күп очракта андый мәйданнар 15 квадрат метрдан артмый икән һәм шуңа әлеге күрсәткечкә тукталганнар. Ә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Кирәк чакта, ул күрсәткечне һәрвакыт арттырып була!” – дип тә өстәде.
 

Дамир Бәдриев фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading