16+

Быел Болгарда үзенчәлекле Сабан туе булачак

2-5 июнь көннәрендә Болгарда Бөтенроссия автотуризм фестивале – Vanlife-Сабантуй узачак. Аның максаты – автотуризмны популярлаштыру, ил төбәкләренең туристлык потенциалын һәм автотуристлык маршрутлары челтәрен үстерү.  

Быел Болгарда үзенчәлекле Сабан туе булачак

2-5 июнь көннәрендә Болгарда Бөтенроссия автотуризм фестивале – Vanlife-Сабантуй узачак. Аның максаты – автотуризмны популярлаштыру, ил төбәкләренең туристлык потенциалын һәм автотуристлык маршрутлары челтәрен үстерү.  

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләреннән килүчеләр өчен бу чара Болгар шәһәрчеге белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Алар өчен мәдәни программа да каралган. 

“Vanlife-АвтоСабантуй” фестивален оештыру комитеты рәисе Сергей Гришин әлеге чара үз машиналарында сәяхәт итәргә яратучыларны берләштерергә ярдәм итәчәк дип саный. Элегрәк булган фестивальләрдә ул бик үзенчәлекле автойортларны күреп булуын, алар эчендә бәдрәф белән суыткыч кына түгел, кер һәм савыт-саба юа торган машиналарга кадәр урнаштыруларын сөйләде. 
– Иске йөк машиналарыннан сәяхәт итү өчен уңайлы автойорт эшләп куючылар да бар. Болар барысы да машинада сәяхәт итүнең никадәр уңайлы булуын күрсәтә, – диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, бу төр туризм белән кызыксынучылар фестивальне үз күзләре белән барып күрергә тиеш. Анда чынлап та экскурсиягә барырга була, диде ул. 
Фестивальгә Казахстан, Үзбәкстан, Белорусия һәм Әзәрбәйҗаннан да килергә теләүчеләр бар икән. Барысы 1500 катнашучы килер дип көтелә.       

Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, быел автокемпинглар булдыру өчен грант ярдәме дә күрсәтеләчәк. 
– Кемпинг һәм автокемпинглар булдыру өчен бер проектка федераль бюджеттан 4,65 миллион сум акча биреләчәк. Әлеге конкурста Татарстан да катнаша. “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты ярдәмендә машинада сәяхәт итүчеләргә уңайлы булсын өчен республикада база инфраструктурасы барлыкка килер дип өметләнәбез. Федераль дәрәҗәдәге беренче ярдәм бу һәм ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Безнең эшмәкәрләр дә анда актив катнашыр дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә Татарстанда автокемпинглар инде бар. Аның берсе – Алабугада, икесе – Баулыда. Димәк, автокемпинг хезмәтенә ихтыяҗ бар дигән сүз, – диде ул.

Фото: архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading