16+

Көнбатыш Нил бизгәге таралган

Россиядә Көнбатыш Нил бизгәге бик нык таралган.

Көнбатыш Нил бизгәге таралган

Россиядә Көнбатыш Нил бизгәге бик нык таралган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, авыруны 127 кеше эләктергән, шуларның 4се үлгән. Авыручыларның 14е балалар, дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Авыруны йоктыру очраклары барлыгы Россиянең 7 субъектында - Волгоградта, Әстерхан, Ростов, Новосибирск, Липец һәм Адыгейда күзәтелгән. Татарстанда да әлеге вирусны йоктырган ике кеше билгеле.
Авыру таралуның төп сәбәпчеләре исә - озынборыннар. Роспотребнадзор билгеләп узганча, авыру эләгү шәһәр читендә табигатьтә ял итү белән бәйле.
Бу бик куркыныч авыру. Ул үзәк нерв системасын зарарлый. Вирус канга эләгә, шулай ук кан тамырларын да зарарлый, әмма ул озак вакыт, хәтта ике айга кадәр дә үзен сиздермәскә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading