16+

«Әллүки», «Күбәләк», «Киләчәк» ишекләрен ачты

Җәйнең соңгы көннәре Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов өчен аеруча киеренке һәм шул ук вакытта нәтиҗәле дә булды: төзелгән һәм төзекләндерелгән биналарны берсе артыннан берсен ачып кына торды ул.

 «Әллүки», «Күбәләк», «Киләчәк» ишекләрен ачты

Җәйнең соңгы көннәре Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов өчен аеруча киеренке һәм шул ук вакытта нәтиҗәле дә булды: төзелгән һәм төзекләндерелгән биналарны берсе артыннан берсен ачып кына торды ул.

Узган атнаның икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Азнакай һәм Мөслим районнарында булды. Азнакай шәһәрендә ул «Чатыр-Тау Арена» универсаль спорт объектын ачуда катнашты. Әлеге комплекста волейбол, баскетбол, мини-футбол, кул сугышы һәм көрәш белән шөгыльләнергә мөмкин. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 50 урынлык «Әллүки» балалар бакчасын ачты.

Мөслимдә Татарстан лидеры 140 урынга исәпләнгән «Күбәләк» балалар бакчасы ачылуда катнашты, бер уңайдан Пушкин исемендәге скверга да кереп чыкты. Яңа ял итү зонасында агачтан, металлдан һәм табигый таштан ясалган 10 скульптур композиция урнаштырылган.

Республика көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусын карады. Беренче катта зур ­диагностика блогы оештырылган. Икенче, өченче һәм дүртенче катларда - хирургия бүлекчәләре, бишенче катта операция һәм реанимация палаталары урнашкан.

Татарстанда яңа социаль объектлар төзелеше һәм булганнарын төзекләндерү республика Президент программалары буенча бюджет акчасына башкарыла. Илдәге яңа икътисади шартларга карамастан, Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча әлеге 30 уникаль программаның барысы да эшли.

Республика көненнән соң, ягъни дүшәмбе Рөстәм Миңнеханов Зәйдә «Заман» сәнәгать паркы төзелеше нигезенә капсула салды. Анда елына 180 мең тонна сөт, тәүлегенә 130 тонна көнбагыш һәм рапс мае җитештерелә торган завод, елына 8 мең баш терлек чалу цехы эшләячәк. Татарстан лидеры Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәк ачылу тантанасында катнашты.

Шул ук көнне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Яшел Үзән шәһәрендә капиталь ремонттан соң бала тудыру йортын карап чыкты, ә аннары «Авангард» спорткомп­лексы белән «Киләчәк» балалар бакчасын ачты. Сабыйларда инженер-техник күнекмәләр тәрбияләү өчен әлеге бакчада «Космик разведчик» проекты гамәлгә ашырылачак. Быел республика программасы буенча Татарстанда 10 мең балага (!) исәпләнгән 75 бакча төзеләчәк. Республика тарихында бер елда моның кадәр балалар бакчасы сафка бас­тырылганы булмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading