16+

“Мишәр икәнемне беркемгә дә әйтмәдем”

Кабан күле яр буенда мишәрләр җыелды. Күптән түгел генә ишеп яуган яңгыр да аларны куркытмады.“Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты кысаларында казанлылар татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләрен өйрәнде.

“Мишәр икәнемне беркемгә дә әйтмәдем”

Кабан күле яр буенда мишәрләр җыелды. Күптән түгел генә ишеп яуган яңгыр да аларны куркытмады.“Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты кысаларында казанлылар татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләрен өйрәнде.

Кабан күле яр буенда мишәрләр җыелды. Күптән түгел генә ишеп яуган яңгыр да аларны куркытмады.“Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты кысаларында казанлылар татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләрен өйрәнде. 

Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе кичке алтыда Кабан күле яр буенда үтә. Проект Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла.

Остахнәдә мишәрләрчә типтереп биергә өйрәттеләр. Чарага җыелган халык рәхәтләнеп тыпырдатты. Хәтта күктә булган болытларны да куып җибәрә алдылар.

– Халыкка Чувашияның Урмай авылы фольклорына таянып бию өйрәттек. Ульян мишәрләренең уеннарын да уйнаттык. Мишәрләр биемиләр, ә “типтерәләр”. Биюче ритмны аяклары белән тибеп күрсәтергә тиеш. Казан татарлары исә, күбрәк аяк очында хәрәкәтләр ясый. Аерма шунда. Катнашучыларга өйрәткән биюләр тарихи китапларга таяна. Без булган мирасыбызны сакларга гына түгел, көндәлек тормышта да кулланырга тиеш, – диде остаханә алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.

“Бу остаханәне бик нык көттем. Күптән рәхәтләнеп биегәнем булмады”, – дип сүзне башлады Розалия Зәкиева. Ул Буа мишәре икән.

– Әткәй бик усал мишәр иде. Артык сөйләшеп тормады, холыксызлансак: “Алдыңы кара!”– дип әйтеп куйды. 40 ел элек, театр көллиятендә укыганда, мишәрчә сөйләшү тыелды. Үзеңне мишәр дисәң, көлкегә каласың инде. Бары әдәби татар телендә генә аралаштык. Көллияттә укыганда мишәр икәнемне беркемгә дә әйтмәдем. Укып бетергәч кенә, серләрне ачтым. Мишәрләр тел, гореф-гадәтләрне саклау өчен янып торалар. Бердәм булуыбыз белән көчле без, – диде ул.

Розалия ханым биюгә шуның хәтле нык бирелде ки, хәтта Индиядән килгән кунакларны да урыннарыннан кымшатты. Тәмам мишәр егетләре-кызлары була яздылар. 

Мишәрчә биюдән тыш, уеннарын да сынап карадык. “Ачык авыз, җебегән”, “Утын кисү” уеннары гына ни тора. Алар чарада катнашучыларны берләштерде. Халык аралашуга сусаган заманда бу аеруча мөһим.

– Чүпрәле районы Шланга авылында туып-үстем. Туган якларга барып кайткан шикелле булдым, рәхмәт. Без бик дәртле халык, – диде Фирүзә Хуҗина. 

Чараны матур көйләр белән бизәгән, бию хәрәкәтләрен өйрәткән артистларга “әфәрин” генә диясе. Башта читенсенеп кенә кырыйда басып торганнар да, кичә азагына җанланып китте. Артык уйлардан арыну өчен бер биеп алу да җитә икән.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading