Мондый алым татарда гына түгел, башка бик күп халыкларда да киң таралган булган. Янәсе, бөтен ябылган әйберләр, бәйләнгән төеннәр аналыкның ачылуына киртә булып тора, аларны сүтсәң, чишсәң, аналык та тиз ачылачак һәм бала тиз туачак. Аеруча авыр очракларда хәтта өй ишекләрен, мәчет ишекләрен салдырганнар.
div>
Бала тууга кендек әби махсус кайчысы белән аның кендеген кискән. Моның да үзенең тәртибе һәм кагыйдәләре булган. Әйтик, кендекне артык кыска кисәргә ярамаган, чөнки бала сигәк була дигән ышану булган.
Кендек әби баланы бер кат юып, төреп кую белән, кабат бала тапкан хатынга ярдәмгә ашыккан. Бала табу әле ул ярты эш, соңгылыкны чыгарырга булышу шулай ук кендек әби өстендә булган.
Кайчагында соңгылык җайлы гына чыкмаган, мондый вакытта ул хатынга хәтта шешә өрдеткән – көченгән вакытта соңгылык та чыга торган булган. Кайбер информантлар әйтүе буенча соңгылыкның чыгуы тагын бер бала табу белән бер булган, ди ул чор кешеләре.
Комментарийлар