Социаль иминиятләштерү фонды хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча эшкә яраксызлык һәм йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр Фонд тарафыннан хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазьләре нигезендә генә түләнәчәк.
Скопировать ссылку

2021 елда Татарстан Республикасы Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә якынча 6,3 млрд сум күләмендә 270 мең түләү, шулай ук социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә 32,8 млн сумнан артык суммага 2 050 түләү башкарган. Бу хакта оешманың йомгаклау утырышында хәбәр иттеләр.
Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 6 маендагы 313 номерлы Указы нигезендә медицина хезмәткәрләренә һәм ашыгыч медицина ярдәме машинасын йөртүчеләргә, хезмәт вазифаларын башкарганда, яңа коронавирус инфекциясен йоктыру аркасында сәламәтлекләренә зыян килгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренә һәм машина йөртүчеләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр дәвам ителгән. 2021 елда түләү күләме 218 млн сум тәшкил иткән.
Шуңа күрә республиканың медицина оешмалары вакытлыча эшкә сәләтсезлекне раслаучы документ формасын сайлау хокукыннан башка гына электрон больничныйлар бирәчәк.
Комментарийлар